Туймазыда татар тарихи-мәдәни үзәге эшли башлады24.03.2017 | Новости
Шушы көннәрдә “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге ачылды. Әлеге оешма Туймазыда яшәүче эшкуар, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, бик күп җырлар авторы, «Бөтенрусия татар авыллары» ассоциациясе рәисе Фәнир Галимовның шәхси башлангычы белән барлыкка килде. Әлеге вакыйга милли хәрәкәттә яңа сәхифә ача дип әйтергә дә була.
Оешманың максаты – татар халкының бай мирасын саклау, иҗтимагый-мәдәни өлкәдә хезмәт куючыларның һөнәри осталыгын үстерү, үзешчән коллективлар эшчәнлегендә ярдәм күрсәтү. Шулай ук үзәктә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы эшләячәк.
Фәнир Галимов – туган авылы Төмәнәк тарихы һәм бүгенгесе буенча берничә китап бастыру, “Сәләт-Кандракүл” республика балалар ял лагерен, Фән Вәлиәхмәтов исемендәге “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” Бөтенрусия тальянчылар конкурсын оештыру эшләрен дә башкаручы. Милләттәшебезнең татар халкының бай мирасын саклау, аны үсеп килүче буынга тапшыру буенча күркәм эшләре мактауга лаек.