Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
ТукаЙ Уфага китмәскә килгән!02.06.2017 | Новости
Тукай бәйрәменең мәртәбәле кунаклары Роберт Миңнуллин, Хәсән Назар, Ким Миңнуллин, Рузалия Хисмәтуллина һәм Римма Үтәшева.Бөек татар шагыйренең республикабыз башкаласына килүенә 105 ел тулуга багышланган чаралар зур бәйрәм төсе алды.

105 ел элек Габдулла Тукай Уфага килгән. Троицкига барышлый сәламәтлеген ныгытырга тукталган. Бу — аның Уфада беренче һәм соңгы тапкыр булуы. Бер елдан ул вафат була. “Тәртипсез таралып утырган” шәһәрдә бөек шагыйрь шау-шу тудырмаган, зур очрашулар үткәрмәгән. Әлеге Карл Маркс белән Свердлов урамнары кисешкән җирдә, “Сабах” кибетенең склад бүлмәсендә, китаплардан бушаган тартмалар өстендә йоклап көн күргән...

Юк, ул сәламәтлеге хакында борчылып кына тукталмаган Уфада, — ди зыялылар. Үзенә фикердәшләр, рухташлар табу өчен дә сайлаган ул Уфаны.

Тукай — феномен, ул — милли байлыгыбыз. Сабый өчен хәреф танытучы Әлифба кебек. Шуңа да аның Уфага килүенә 100, 105, 200 ел тулуны да зурлап билгеләрләр әле...

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җаваплылыгында әлеге тарихи датага бәйле берничә зур чара оештырылды. Шуларның беренчесе “Тугандаш халыклар әдәбиятында традицияләр күчемлелеге” II Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция булды. Гыйльми форумда Татарстан һәм Башкортстан галимнәре, зыялылары катнашты. Тукай яшәгән һәм иҗат иткән дәвер офыклар артында калып барса да, уртага салып сөйләшәсе сүзләр байтак әле. Педагогия университеты бу датаны бигрәк тә зур дулкынлану белән каршылый. Тукай рухы биредә һәрчак яши, әлбәттә, тик бу көннәр — үзенчәлекле, шагыйрьгә баш ию һәм рәхмәт әйтү бәйрәме.

— Халкыбызның бөек шәхесләре байтак. Әмма Тукай кебек бөеге башкача юктыр, — ди университет ректоры киңәшчесе Эдуард Хәмитов.— Тукай Уфага бер тапкыр һәм... китмәскә дип килгән, — диде Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин. — Чөнки аны Уфада, Башкортстанда яраталар, үз итәләр. Башкортстан әдипләре, бөек Бабичтан башлап, Тукайны да үз остазы санаган.Дөньяда Тукайга ничә һәйкәл бар икән? Казанда, Әстерханда, Әнкарада, Мәскәүдә, Яр Чаллыда, Санкт-Петербургта... Уфадагысы да — күз алдында, хыялда... Зур милли чараларда да, кечкенә бәйрәмнәребездә дә Тукай безне үз янына җыяр иде, аңардан илһам алыр идек...

— Һәйкәле бар Тукайның! — Бусы инде шулай ук Тукай исемендәге премия лауреаты, “Татмедиа” җәмгыяте филиалы директоры, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимовның (Мирза Мөхәммәт) фикере. — Дөнья күргән һәр китап — аңа һәйкәл.Әйткәндәй, мондый һәй­кәлләрнең соңгысы, табадан гына төшкәне — “Тукайга әйтер сүзем” җыентыгы. Филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина әзерләгән җыентыкта башкорт һәм татар шагыйрьләренең Тукай турында язылган шигырьләре туп­ланган. Китап шагыйрьнең Уфага килүенә 105 ел тулуга багышлап нәшер ителгән.

Сәхнәдә Тукай рухы!Уйласаң, китаплар гына түгел, Тукайга багышлап уздырылган чаралар да аңа һәйкәл буладыр. Мондый чараларда шагыйрь шәхесе бөтен булмышы белән ачыла, киләчәк буынга җиткерү өчен дә кирәк алар.

Илфак Мирзамөхәммәт улының киләчәк буын хакында уйланулары борчуга төрелгән. Ул яшьләрнең, әйтерсең лә, параллель дөньяда яшәвен сөйләде.

— Бүгенге яшьләргә синең мең еллык тарихлы әдәбиятың, ил кичергән зур вакыйгалар әллә бар, әллә юк. Син аларга шигырь укыйсың, алар сине тыңлый да кебек, шул ук вакытта бармаклары телефонда кемгәдер смс яза... Әмма, ничек булса да, без яшь буыннан аерылырга тиеш түгелбез. Без алар белән бергә булу юлын табарга тиеш, — диде.

Конференциядә Тукай иҗатына кагылышлы докладлар укылды.

Филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Тукайны өйрәнү фәне, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында сөйләде. Киләчәктә татар әдәбияты үсешенә зур этәргеч бирәчәк Тукайны өйрәнү институтта электән дә киң җәелдерелгән икән. Кайчандыр Фатих Әмирхан башлаган бу эшне бүген бер төркем галимнәр дәвам итә. Тукай шәхесен, иҗатын өйрәнү еллар узу белән киңрәк колач җәя. Әсәрләре даими нәшер ителеп тора. Ә былтыр институт “Габдулла Тукай” энциклопедиясен әзерләп чыгарган. Анда Тукай иҗаты гына түгел, ә татар әдәбият белеменең хәзерге хәле, үсеш дәрәҗәсе дә чагылган. Бу китап татар халкының башка күренекле шәхесләрен дә академик өйрәнү кирәклеген дәлилли.

Айгөл СагынбаеваБашкортстан дәүләт педагогия университетының башкорт әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры, философия фәннәре докторы Әхмәт Дәүләтколов башкорт әдәбиятында Габдулла Тукай традицияләре хакында сөйләде. Аз гына яшәп, үлемсез әсәрләр иҗат итеп өлгергән Тукайның башкорт әдәбиятына да якын булуын, шагыйрьнең ике халык арасындагы дуслыкны, аларның мәнфәгатьләрен бердәй яклавын, башкорт шигъриятенең Тукай башлангычларына таянып үсүен әйтте.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, профессор, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев күптомлы нәшерләрдә Тукай иҗатын тикшергән. Ул әйтүенчә, Тукайның барлыгы 780 әсәре сакланган.

Шул ук язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров Татарстанның архив фондларындагы Тукай мирасы хакында чыгыш ясады. Мирасханәдә шагыйрьнең автографлары, фотолар, йөзеннән алынган битлек, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән 11 кулъязмасының 10сы — барлыгы 365 данә истәлек әйбере саклана икән.

Экраннан тарихи кыйммәткә ия фотолар карадык. Алар аша шагыйрьнең чын йөзен күреп була. Шунысы кызыклы: кайбер фотоларда “Тукайның Тукай булуын” хәтта криминалистлар тикшерә икән. Конференция кунакларына бик сирәк — Тукайның җирләү күренешен чагылдыручы, 1913 елда төшерелгән фотосурәт тә күрсәтелде.

Идрис ГазиевБашкортстанның һәм Татарстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов Башкортстанда рәсем сәнгатендә Габдулла Тукай образы хакында сөйләде.

Конференциядән соң “Габдулла Тукай” энциклопедиясенең исем туе узды. Чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова, республика Башлыгы Хакимияте, Башкортстан халыклары ассамблеясе вәкилләре дә катнашты.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре әзерләгән 2358 язма Тукай образын һәм аның әсәрләре дөньясын күпкырлы ачып бирә. Татар әдәбият белемендә аерым шәхес турындагы беренче энциклопедия бу. Анда Тукайның барлык әсәрләренә дә фәнни анализ ясалган, шагыйрьнең иҗади фикерләү үзенчәлекләре, жанр, стиль алымнары, тормыш юлына, шагыйрь шәхесенә кагылышлы һәм башка мәгълүмат тупланган.

Чаралар университетның концерт залында “Син сазыңны уйнадың” дигән тантаналы кичә белән тәмамланды.

Тукай моңнарын Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты Марат Шәрипов, Башкортстанның атказанган артисты, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актеры Мәхмүт Фатыйхов, Башкортстанның атказанган артисты Флорида Исмәгыйлева, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков һәм башка җырчылар, игезәк баянчылар — Айдар белән Алмаз Юнысовлар, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Башкортстанның халык шагыйрьләре Кадим Аралбай, Марат Кәримов, Хәсән Назар, Тукай исемендәге премия лауреаты Мирза Мөхәммәт җиткерделәр.

Рәсми чаралар чәй табыны, җылы сөйләшүләр белән тәмамланды. Конференциядә катнашучылар оештыручыларга — Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясенә һәм аның рәисе Римма Үтәшевага, зур кунакларны кабул иткән М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты җитәкчелегенә, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Илшат Насыйповка һәм кафедра укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Борчылу тудырган хисләр дә әйтелде. Республикада, Уфада нинди генә милли бәйрәмнәр оештырылмасын, анда, гадәттә, бер үк кешеләр катнаша. Республика халкының дүрттән бер өлеше татарлар булганда зур милли чараларда йөзләрчә генә кеше катнашуы күңелсез хәл, әлбәттә...

Милли аңын җуйганнарга
бәхет булыр тик рәшә...
Ишетәсезме? “Уян, татар!”
дип, безгә Тукай эндәшә...





Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей