Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Тукай кичәсенә чакырабыз!25.05.2017 | Новости
30 май көнне Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Уфага килүенә 105 ел тулу уңайлы тантаналы чаралар уздыра. Анда Уфа, Мәскәү, Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Стәрлетамак, Бөре һ.б. шәһәрләрдән галимнәр, кунаклар катнашуы көтелә. Тантаналы кичәдә шагыйрьләр Роберт Миннуллин, Мирза Ибраһимов, Кадим Аралбай, Марат Каримов, Риф Мифтахов, Хәсән Назар, артистлар Идрис Газиев, Марат Шәрипов, Руслан Сәйфетдинов, Айгөл Сагынбаева, Рәмил Хаҗиев, Илнур Вәлитов, Ләйсән Шәрипова, Мәхмүт Фатыйхов һ.б. катнашалар.

Тантаналы чараларның эш тәртибе:

11.00-13.00 – «Кардәш халыклар әдәбиятларында традицияләр күчемлелеге» II Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция пленар утырышы (III уку бинасы, 409 ауд.).

14.00-14.45 – «Габдулла Тукай. Энциклопедия» китабын тәкъдим итү. (II уку бинасы, Ак зал).

15.00-16.30 – Тантаналы кичә (II уку бинасы, 3 кат, Концерт залы).

Адресы: Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы, 3-а.

Фән әһелләрен, шигырь, сәнгать, китап сөючеләрнең барсын да көтеп калабыз!




Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
25.04. 2024: Стратегик сессия узды
Чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей ...
25.04. 2024: Уфа бәйрәменә әзерләнә!
Чарада катнашучыларда зур кызыксынуны 1728 елда Уфа ныгытмасын төзү, шәһәр планын проектлау, ...
25.04. 2024: Башкортча диктант яз!
БСТ каналында туры трансляция 27 апрельдә 11:00 сәгатьтә планлаштырыла. Халыкара белем бирү ...
25.04. 2024: "Нур"га килегез! Күрегез!
27 апрельдә “Нур” театрының балалар студиясе татар төркеме отчет чыгышына чакыра. Программада: ...
25.04. 2024: Айнык авыллар - тормыш таләбе
2023-24 елларда «Аек авыл» республика конкурсының 12 җиңүчесе агымдагы елның 16 апрелендә узган ...
25.04. 2024: "Аек авыл" конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елда Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән тергезелде. ...