Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Рухи терәк, алтын багана27.04.2017 | Новости
Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына — 131, Уфага килүенә 105 ел тулу уңаеннан.

Татар халкы өчен апрель — Габдулла Тукай ае. Бөек шагыйребез бу якты дөньяга 1886 елның 26 апрелендә килгән, әдәбият күгендә бары тик 7-8 ел гына ялтырап, үз йолдызлыгын — шигъри мәктәбен булдырып, нибары 27 яшендә 1913 елның 15 апрелендә бакыйлыкка күчкән.

Уфа белән, Башкортстан белән Тукай аерылгысыз. Төгәл 105 ел элек, әлегедәй апрель көннәрендә, Тукай Уфада ике тапкыр булып китә. Мәҗит Гафури белән урамнарны гизәләр, Агыйделнең текә ярына утырып, табигать гүзәллегенә сокланып, шигърият турында, тормыш-яшәеш турында фикер алышалар. Тукай белән Гафуринең очрашуына багышлап Сәйфи Кудаш “Язны каршылаганда” дигән тарихи-биографик повесть иҗат итте. Ике зур шагыйрьнең якты образларын тудыру, шул дәвернең социаль-тарихи хәлләрен җанлы итеп күз алдына бастыру ягыннан зур уңыш казанган әсәр булды ул. Шуңа күрә татар һәм башкорт укучылары арасында гына түгел, урыс, таҗик, казах телләренә дә тәрҗемә ителеп, аны күпмилләтле укучылар яратып кабул итте.

Тукайның Уфа, Башкортстан белән бәйләнешләре хакында ике республикада бихисап гыйльми хезмәтләр, зур күләмле әдәби әсәрләр иҗат ителеп, истәлекләр язылып, китапларга тупланып чыккан. Тукайның башкорт әдәбиятына көчле уңай йогынты ясаганлыгы, төрле буын шагыйрьләре һәм әдипләре аны турыдан-туры остазлары дип санавы бәхәссез. Аннары бит әле Тукайның башкорт шигърияте белән ихлас кызыксынуы, башкорт халык җырларыннан да илһам алуы, аларны өйрәнүе, кайберләрен хәтта көйләп йөрүе дә мәгълүм.

Башкортстанның Мәгариф министрлыгы, педагогик коллективлар, БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ел саен 5-11нче сыйныф укучылары арасында “Тукай моңнары” әдәби фестивале үткәрә.

2011 елның 17 сентябрендә “Кызыл таң” гәзите битләрендә бер төркем күренекле шәхесләребез Уфада Тукайга һәйкәл куярга кирәклеген күтәреп чыккан иде. Бу фикер җәмәгатьчелектә кайнар яклау тапты. 2012 елда Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе конференциясендә бу мәсьәлә конкретлаштырылды. Уфа урамнарының берсен бизәп торачак һәйкәл проектының берничә варианты комиссиягә тәкъдим ителде. Эш шуларның берсен сайлап алып, урнаштыруда гына калды.

Автор: Фәрит Фаткуллин
Источник: kiziltan.ru



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
26.04. 2024: Диктантка кушыл!
Быел башкорт теле буенча халыкара диктант 27-29 апрельдә унынчы тапкыр узачак. БСТ каналында туры ...
26.04. 2024: Ятимнәргә фатир сатып алуга акча бирелә
Бу 750дән артык кешене торак яки аны сатып алу өчен түләүләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, ...
26.04. 2024: Паллиатив ярдәм оештыру мәсьәләләре тикшерелде
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин чараны ачып, һәммәсен сәламләде һәм ...
26.04. 2024: Иртәгә хезмәттәшегезнең утыргычына утыра күрмәгез!
Иртәгә һич кенә дә ялагайланмагыз һәм алдашмагыз, үзегезгә зур күңелсезлекләр җәлеп итәрсез. Шулай ...
26.04. 2024: "Яшәп тә өлгермәделәр..."
Узган атнада республикада 85 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 91 кеше зыян күргән, 12 кеше ...
26.04. 2024: Күңелемдә көн һаман аяз — һаман да яз...
  Кыска гына гомере эчендә искиткеч иҗади мирас калдырган Габдулла Тукай һәркем күңелендә аерым ...