Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Бәйге дә ул, белем бәйрәме дә!12.04.2017 | Новости
Уфада “Ел укытучысы-2017” республика конкурсына йомгак ясалды.

Кичә Конгресс-холлда “Башкортстанның ел укытучысы-2017” республика конкурсына йомгак ясалды. Һөнәри осталык бәйгесендә быел 200дән артык укытучы катнашты. Аларның һәркайсы — районда беренчелекне яулап килгән көчле педагоглар. Шулар арасыннан 61е — “Ел укытучысы-2017”, 50 се — “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, 31е — “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, 23е — “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм 37 катнашучы “Елның иң яшь укытучысы” исеме өчен көрәште.


Быел, башка еллардан аермалы буларак, конкурсны үткәрү тәртибендә бераз үзгәрешләр булды. Бәйгенең беренче туры февральдә үк узган иде. Һөнәри осталыкта көч сынашучы педагоглар баш­каланың төрле мәктәп­ләрендә, ә татар теле һәм әдә­бияты укытучылары 84­нче һәм 65нче татар гимна­зияләрендә “Ачык дәрес” күрсәтте. 4-5 апрельдә кон­курсның икенче турында укытучылар “Осталык дәресе”н­дә яңа алымнарын, заманча фикерләү сәләт­ләрен, югары һөнәри оста­лык­ларын исбатлады. 6 апрельдә 10 конкурсанттан торган төркемнәр “Мәгариф проекты”н яклады. Соңгы турга чыгучы 25 педагогка “Мәгариф сәясмән­нәре түгәрәк өстәле”ндә катнашу бәхете тиде.
 Ниһаять, педагогик бәй­гедә көч сынашкан укыту­чы­ларның иң-иңнәре билгеле булды. Быел “Ел укытучысы” исеменә Уфаның 52нче лицее укытучысы Юлия Линдт лаек булды. “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеме — Стәр­ле­тамакның 22нче мәктәбе укытучысы Марина Тетеринага, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеме Борайның 2нче гимназиясе укытучысы Ләйсән Муллагалиевага бирелде. “Елның иң яшь укытучысы” исеменә Уфаның 158нче башкорт гимназиясе укытучысы Мария Кәримова лаек булды. Республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып Илеш райо­нының Базытамак мәктәбен­нән Илмера Ахунова танылды. 
— Бу бәйгегә мин моннан 22 ел элек мәктәптә эшли башлаган гына мәлдә килгән идем. Шушы еллар эчендә шактый тәҗрибә тупланды, яңа эш алымнары өйрәнелде һәм быел янә көч сынап карарга ниятләдем. Республи­каның иң көчле укытучылары арасындагы бәйгедә җиңүем белән бик бәхетлемен, — диде Илмера Галиәкрам кызы. 
Уфаның 104нче мәктәбен­нән Венера Садыйкова, Балтач районының Нөркә мәк­тәбеннән Наил Фаридонов, Борай районының Зур Бадрак мәктәбеннән Римма Әх­мәтҗанова, Стәрлетамак районының Югары Услы мәк­тәбеннән Раушания Луговая “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы финалистлары булды. Шулай ук, төрле номинацияләрдә Ләйлә Насыйрова (Әлшәй районы), Гөлназ Корбанова (Нефтекама шәһәре), Фәридә Яппарова (Бакалы районы), Рамил Шәйниязов (Дүртөйле районы) һәм Әнисә Хәлфә­туллина (Яңавыл районы) билгеләнде. 
Мәртәбәле тантанада республиканың иң яхшы педагоглары мәгариф һәм фән өлкәсендәге шәхесләрнең мактау сүзләренә, чәчкәләргә һәм алкышларга күмелде. Әлбәттә, бәйгедә катнашучы һәр укытучы игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Әйтергә ки­рәк, мондый бәйгедә катнашу, яңа педагогик ысул-алымнар белән танышу, тәҗрибәле педагоглар белән аралашу укытучыга күп мәгълүмат бирә, үз укыту алымнарын баетуга зур өлеш кертә. Шуңа да киләчәктә мондый бәйгедә катнашучылар башка районнардан да актив кушылсыннар иде.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
19.04. 2024: Радий Хәбиров: "Камиллек - максат, без шуңа омтылып эшлибез"
Анда муниципалитетларның, федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнарының 700гә якын вәкиле ...
19.04. 2024: Сиксән сарык янып үлгән
80 сарык, 8 бозау һәм 50 тавык һәлак булган. Тагын 20 сарыкны хуҗа янган бинадан чыгара алган. 54 ...
19.04. 2024: Бер минут җылылык бүләк итегез!
“VK Fest"та “Игелекле билет" сатып алыгыз, һәм сатудан кергән акча бөтен республика буенча ...
19.04. 2024: Аскынның лачын егетләре сынатмас!
Ир-егетләрнең берсе – Аскын, икенчесе Барахаевка авылларыннан. Аларга 39 һәм 36 яшь. Денис Йосыпов ...
19.04. 2024: Чәйгә хаклар артты...
Башкортстанда бер атна эчендә балалар ризыгына, чәйгә һәм чөгендергә хаклар арткан. Бу “Башстат” ...
19.04. 2024: Радий Хәбиров: "Сезнең идеяләрне хупларга әзербез!"
Төбәк җитәкчесе аларны Милли костюм көне белән котлады һәм республиканың дәүләт бүләкләрен ...