Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Татар генералы10.04.2017 | Новости
Гомергә истә калырлык очрашулар була тормышта. Ә бер очрашу- үзе бер гомер, диләр. Шушы көннәрдә Казанда якташыбыз, билгеле шәхес - Армия генералы, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби фәннәр һәм тарих фәннәре докторы, профессор, өч сугыш ветераны, Совет һәм Русия чорының күренекле кешесе, отставкадагы армия генералы, хәрби теоретик Мәхмүт Гәрәев белән очрашуымны да язмыш бүләге дип кабул иттем. Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Туган якны өйрәнүчеләрнең I нче съездына мөхтәрәм кунак буларак чакырылган иде. Аның зиһен үткерлеге, фикер байлыгы барчабызны да хәйран итте.

Мәхмүт Әхмәт улы Чиләбе өлкәсендә, Башкортстанның Чишмә районы Салих авылыннан килеп төпләнгән, гади эшче гаиләсендә туган. Балачак һәм мәктәп елларын Башкортстанда үткәрә, авыр елларда гаилә Урта Азиягә күчә. Сигез балалы бу гаилә яшәгән Корши шәһәрендә ул елларда 82 нче кавалерия полкы торган. Әтисе улын шул полкка тәрбияләнергә җибәрә. Беренче чирканчыкны егет шунда ала. Гаскәр басмачлар белән дә бәрелешләрдә булып тора. 1939 елда булачак генерал үз теләге белән армия хезмәтенә китә, Ташкент пехота училищесына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башланырга бер атна калганда 18 яшьлек курсантны хәрби хезмәткә чакыралар. Бөек Ватан сугышы кырларында ул укчылар бригадасы составында Көнбатыш һәм Белорус фронтларында алышларда катнаша. Арытаба тарихчылар “Ржевтагы канлы алыш” дип атаган яуда катнаша. Мәхмүт Гәрәев каты яраланган килеш тә рота белән командалык итүен дәвам итә. Сугышта ул берничә кат яралана, контузия ала. Немецлар белән сугыш булачак генерал өчен 1945 елның апрелендә, Кенигсбергны алгач, тәмамлана. Шуннан ул хезмәт иткән 5 нче армияне Ерак Көнчыгышка күчерәләр. Арытаба японнарга каршы Квантун армиясен тар-мар итүдә катнаша.

Бөек Ватан сугышыннан соң, башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1950 елда М.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1950-1957 елларда полк штабы җитәкчесе, Белорус хәрби округының 45 нче танк дивизиясе 307 гвардия мотоукчылар полкы командиры, 120 нче мотоукчылар дивизиясе штабы җитәкчесе була. Генерал хәрби белемен камилләштерә тора: 1959 елда Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый. Шул елдан Белорусия хәрби округының 28 нче гомум гаскәри армия штабы җитәкчесе итеп үрләтелә. 1970 нче еллардан соң шәхеснең язмышы чит илләрдәге сугышлар белән бәйле була. 1970 елда Берләшкән Гарәп Республикасында баш хәрби киңәшче Гәрәев гарәп-яһүтләр сугышы вакытында Мисырдагы Каһирә шәһәренең һава иминлеге хезмәтен оештыруда катнаша. 1971 елдан Урал хәрби округы штабы җитәкчесе, 1974 елның февраленнән генераль штабта Хәрби- фәнни идарә җитәкчесе, 1984 елдан СССРның Хәрби көчләре Генераль штабы җитәкчесе урынбарасы ,

1989 елда Әфганстаннан безнең гаскәрләр чыгарылгач, ул анда баш хәрби киңәшче булып ике ел хезмәт итә. Бу елларны Мәхмүт абый болай искә ала: Әфганстан президенты Мөхәммәд Нәҗибулланың хәрби киңәшчесе булырга туры килде. Бу хакта чит ил матбугаты бик кызыклы мәкаләләр бастырды. Безнең 40 нчы армияне Әфганстаннан чыгаргач, безне, егермеләп офицерны, Кабулга җибәрделәр. Хезмәтнең өченче көнендә бер Швейцария гәзите кулга эләкте. Анда “йөз мең урыс солдатын чыгарып, бер татарны керткәннәр” дип язылган иде.”

1990 елдан Мәхмүт Гәрәев СССР Оборона министрлыгында Хәрби киңәшче була, 1992 елдан отставкада. 1995 елда Хәрби Фәннәр Академиясе булдырылгач, Мәхмүт Әхмәт улы аның президенты итеп сайлана. Бөек Ватан сугышы темасын тирәнтен өйрәнә, фәнни бәхәсләрдә күп тапкырлар катнаша, Бөек Җиңү тарихын бозып күрсәтүчеләргә каршы чыгыш ясый. СССРның бу сугышта җиңүен инкарь итәргә теләүчеләрне бүгенге Русиягә каршы пропаганда дип белдерә. Фәнни-хәрби эшчәнлегенә килсәк, Мәхмүт Әхмәт улы 100 фәнни хезмәт, 300 дән артык мәкалә авторы. 19 орден һәм 30 медаль белән бүләкләнгән. 1998 елда Мәхмүт Гәрәев беренче булып “Маршал Жуков. Полководецның даһилыгы һәм уникальлеге” дигән китабы өчен Советлар Союзы Маршалы Г.К.Жуков исемендәге премиягә лаек була.

Улы Тимур Гәрәев (1961 нче елда туган) Русия армиясе полковнигы. Кызы, Галия Мәхмүт кызы Крайнова, инглиз теле укытучысы булып эшли.

Ә туган якларына ерак 1939 елда әтисе, энесе Мәсгуть белән җәяүләп килгән була ул. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан да кайткан иде безнең генерал Салих авылына.

Гомере буе спорт белән шөгыльләнгән, укыган һәм җыр-моңнан аерылмаган, туган телен онытмаган генерал ул Мәхмүт абый. Әмма чит җирләрдә озак йөрү эзсез үтмәде, ди.

-Сез безгә караганда бәхетлерәк, туган телдә сөйләшәсез. Ә миңа тоташ татарча сөйләү авыррак, - диде ул сүз биргәч. - Монда тупланган китапларны карадым, чыгышларны тыңлыйм. Белегез, сез бик файдалы эш белән шөгыльләнәсез. Әмма әле үзегез генә аның тирәнлеген аңлап бетермисез.

Сугыш вакытында гел “авырлыкларга түзегез, сугыш бетәр, тыныч яшәрсез” диләр иде. Күрәм, тормыш барган саен катлаулана. Матди гына түгел, рухи яктан яшәү авырлаша бара. Бүген иң мөһиме - безгә иң куркыныч корал каратылган, ул - рухи корал. Аларның максаты - безнең милли горурлыкны юк итү. Түбәнсетү. Бастыру. Бильдерберг клубы бу юнәлештә ике төрле бурыч куйды: Беренчесе, мәгариф системасын какшату булса, икенчесе, гомер өчен куркыныч корал. Беренчесе буенча аерым уңышларга ирештеләр. Мин Медведевка, ул президент чагында ук, тарих буенча берничә БДИ соравын күрсәттем. Анда: “1943 елда нинди вакыйгалар булды?” дигән сорауга 4 пункт җавап куелган иде: 1. Совет армиясендә погоннар кертелде. 2. Кулга алынган немец солдатлары атып бетерелде... һәм тагын шундый тузга язмаган әйберләр иде анда. Ул вакытта РФ премьер-министры да моны “кощунство” диде. Аннары сорауларны төзәттеләр инде. Иң куркынычы, бүген кеше аңы, рухи мохит өчен көрәш бара. Ә безгә аңа каршы көрәшергә һәм көчне кызганмаска кирәк. Сугышта без дуслыкка таянып җиңдек. Бу зур мирасны сакларга кирәк. Көнбатышта бозык элита көннән-көн үсештә. Бер үк җенес кешеләренең гаилә коруын хуплыйлар. Ә бу бит җәмгыятьнең таркалуы, черүе түгелмени? Шул илләргә иярү, аларның идеологиясен үрнәк итеп алу үзеңне үлемгә күрәләтә дучар итү ул. Яшьләрне сакларга кирәк. Мин һәрвакыт Чишмә малае булып калдым. Аны данладым. Кече ватаным бар, илем-дәүләтем, туган телем бар. Без һәркайсыбыз бу төшенчәләрнең кадерен белеп, саклап яшәргә тиеш. Югыйсә, киләчәгебез якты булмаячак. Кайда да татарлар кайдандыр килде дип сөйлиләр. Ә Парижда, Лондонда, Бельгиядә безнең 15 гасыр картасы тора. Анда “Тартария” дип язылган. Кайсы шәһәр атамасын алсагыз да, Себердә дә аның тамырында татар исемнәре. Без гасырлар дәвамында монда яшәгәнбез һәм яшиячәкбез. Яшьләрне, безне алдарга беркемгә дә юл куярга тиеш түгелбез.

Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевның язмышы илебезнең гасырлык тарихын үз эченә ала диярлек. Чөнки Армия генералы Гәрәевка быел 23 июльдә 94 яшь тула. Менә шундый тарихи шәхес, милли җанлы, татар тормышы белән кызыксынып яшәүче, яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш керткән күренекле татар генералларының берсе белән танышу барыбыз өчен дә мәгънәледер. Мәхмүт абыйның, олпат яшьтә булуына карамастан, күзләре янып тора. Шаян сүзле, зирәк фикерле 93 яшьлек Татар генералы трибуна артында да унике минут дәвамында эзмә-эзлекле нотык тотты. Горурлыгыбыз булган Мәхмүт абыйга без тагын озак елларга җитәрлек төгәл зиһен, тән тазалыгы телибез.


Алсу Төхвәтуллина.




Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
28.03. 2024: "Диюкәй" сәхнәгә чыкты
Аны күрсәтү театр декадасы кысаларында узды. Анда тәкъдим ителгән барлык спектакльләр «Кече ...
28.03. 2024: Биш миллионга якын акча күчергән
59 яшьлек хатынның телефонына популяр мессенджерда хәбәр килгән. Билгесез кеше үзен хатын-кыз ...
28.03. 2024: Алар — оста, талантлы һәм абруйлы!
Бүген башкаланың “Башкортостан” дәүләт концертлар залында  “Башкортстанның ел укытучысы” 34нче ...
28.03. 2024: Башкортстанда чикләр аныкланды
Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, федераль программаны гамәлгә ашыруның төп ...
28.03. 2024: Лимон туңдырасызмы?
Берничә лимонны юарга, йогышсызландыру өчен бер минутка алма серкәсенә салып алырга һәм төнгә ...
28.03. 2024: "Ахирәтемә үз бәхетемне бирдем..."
"Сезгә сөйләп бушаныйм әле. Яшь чакта 19-20 яшьләрдә дус дип санаган кызга үземнең "женское ...