Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Тарих чылбыры өзелмәсен10.04.2017 | Новости
Тарихын белмәгән халык

Белгәннәрнең колы була.

Г.Афзал.


Тарих – бик катлаулы, күп эзләнүләр, тырышлык, гыйлем, акыл һәм намус аклыгы таләп иткән нечкә сәясәт. Еш кына бәхәсләр уята ул һәм һәрвакыт игътибар үзәгендә. Вакыт узган саен үткәннәргә карата кызыксыну, тамырларыңны, ата-бабаларың кичергән язмыш- сынаулар турында күбрәк белү теләге арта гына. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, дип еш кабатланган мәкаль бүген тагын да актуальләште. Чөнки дөрес тарих кына үз кавемеңнең үткәне турында сөйли, аңлата, күрсәтә ала. Тарих чылбыры еракларга алып китә. Һәм шуны эзмә-эзлекле рәвештә реаль сурәтләп, халык игътибарына җиткерү таләп ителә. Бик күп вакыйгалар яшеренгән тарих төпкелендә: берләшүләр дә, бәрелешләр дә...


Быел гыйнвар аенда Татарстанның беренче Президенты, хәзер инде Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 80 яшь тулу уңаеннан Кремль сараенда аны Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев зур хөрмәт белән кабул итте. РФ Президенты В.Путин Минтимер Шәрип улына алтын кысаларга кидерелгән карта бүләк итте. Бу вакыйганы күпләр зур кызыксыну белән күзәтте. Чөнки әлеге картада “Тартария” дип аталган борынгы дәүләт сурәтләнгән. Аны XVII гасырда Голландия картографы Виллем Блау ясаган диләр. Аның нинди мәгънәгә ия булуына ишарәләп, В.Путин: “Бу вакытта монда кемнәр яшәвен аерып әйтүе кыен, әмма бу безнең уртак тарих”, –диде.

В.Путин, Минтимер Шәрип улы җитәкләгән Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен тергезү фонды эшчәнлеген югары бәяләп, уртак тарих һәм мәдәниятне өйрәнү буенча дәвам иткән тырышлыгы өчен аңа рәхмәт белдерде.

Бу бик мөһим эш, бәлки, без эшләргә тиеш булганнарның иң мөһимнәренең берседер әле, - диде В.Путин.

24-25 мартта Казанда үткән Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең I съездында да шундый ук фикерләр яңгырады.

Төбәк тарихын өйрәнүсистемага салынмаган тарих. Чөнки төбәкчеләр бу эштә беркемгә дә буйсынмый, үзаллы фикер йөртеп, үзләре уйлаганча һәм белгәнчә эш алып баралар. Беркемгә дә кушып эшләтелмәгән эш ул. Аның башында фидакарь һәвәскәрләр тора. Шуңа күрә төбәк тарихын өйрәнү катгый авторитар һәм тоталитар режимлы дәүләтләрдә тормышка ашмас хыял. Татарның күп кенә танылган шәхесләре Хөсәен Фәисханов, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Һади Атласи, Ризаэтдин Фәхретдин һәм башкалар берьюлы татар тарихын өйрәнү белән дә шөгыльләнгән. ХХ гасыр башында, тарихи тикшеренүләр белән кызыксыну көчле булган, 1920 еллар азагына кадәр бу эш үсеш алган. ЛәкинСталин репрессиясе дип аталган елларда иң беренче юк ителгән зыялыларның күбесе нәкъ менә төбәкчеләр булган. Чөнки алар, рәсми кысалардан чыгып, чын тарихны өйрәнеп, киң массаларга илтеп җиткерергә тырышуда гаепләнгәннәр.Нәтиҗәдә, милли төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәте юкка чыккан. Татар тарихын өйрәнүчеләрнең ХХ-ХХI гасырлар чигендә көчәйгән яңа үсеше ХХ гасырның икенче яртысында башланды. Бүген бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең саны йөзләрчә булуга карамастан, әлеге эш институт буларак рәсмиләштерелмәгән иде. Шулай итеп, моңарчы Казанда яки Уфада форум, конференцияләрдә очрашкан төбәкчеләр беренче җыенга килде. Беренче көнне Түгәрәк өстәл артында сөйләшү, кичен “Алтын Урда” китабының исем туе булды. БТК башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров түгәрәк өстәлгә җыелгач съездның максаты, эш планы белән таныштырып куйды. Икенче көнне пленар өлештә төп фикерләр тыңланды, съездның резолюциясе кабул ителде, оешма советы төзелде.

Без сезне шунда яңгыраган төп чыгышлар белән таныштырмакчыбыз. Шул рәвешле съездның эшчәнлегенә төшенү кызыклырак барыр.

Съездда ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгатьэшлеклеләре, дин әһелләре, татар зыялылары, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, ТР Фәннәр академиясе, ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты вәкилләре катнашты. Русиянең 35 төбәгеннән 250 делегат килгән иде. Иң ерак төбәкләр Иркутск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре, Красноярск крае, Казахстаннан һәм Башкортстан һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасы вәкилләре катнашты. Съездга килгән төбәкчеләрнең РФның татар авылларына багышланган күпсанлы китаплары күргәзмәгә урнашты.

Съездның төп максаты – төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Русия күләмендә оешмасын булдыру, – дип белдерде Бөтендөнья Татарлары Конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. "Төбәк тарихын өйрәнү катлаулы һәм җитди мәсьәлә. Сезгә аның хакында сөйлисе юк. Шул съездда барыбыз бергә фикер алышып, тәҗрибә уртаклашырбыз һәм аның нәтиҗәсе барыбызга да файдалы булыр дип өметләнәм", – диде ул пленар утырышны ачып.

Әлеге җәмгыятьне оештыруның максаты – җирле тарихны һәм татар халкының мәдәниятен өйрәнү, мәдәни-лингвистик (этнологик, фольклор, тел) материалларын анализлау, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Русия күләмендә эшен оештыру, дип белдерде Ринат Зиннур улы.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укып ишеттерде.

"Төбәкне өйрәнүчеләр алып бара торган эшләр хәзерге тарихи яссылыкта аеруча әһәмияткә ия. Заманыбызның глобальләшү шартларында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, матур традицияләрен саклап калу, аларны киләсе буыннарга җиткерү мәсьәләләре иң җитди проблемалар рәтендә. Русия киңлекләрендә меңләгән татар авыллары урнашкан. Һәрберсе тирән тарихка ия. Үзләренең мәшһүр затлары һәм аларның кылган гамәлләре белән танылган. Кая гына барып урнашмасын, халкыбыз һәр җирлектә дә төпле, нык тормыш төзи белүе һәм милли үзенчәлекләренә тугры булуы белән аерылып торган. Шуңа күрә безнең бай тарихыбыз һәм тирән тамырларыбыз бар. Бай мирасыбызны өйрәнү, аны заманча мәгълүмат саклау чаралары ярдәмендә туплау, фәнни анализлау һәм җәмәгатьчелеккә җиткерү иң мөһим бурычларның берсе. Авыллар тарихын өйрәнү хәрәкәте бүген бер көчле шаукым булып күтәрелде. Бу безнең чорның бик матур күренеше. Әлеге эзләнүләр гомум татар тарихын баета, тулыландыра. Аерым милләттәшләребезнең нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү дә матур күренеш. Безнең бүгенге гамәлләребез иртәгә тарих булып калачак. Аларны яңа буыннар кызыксынып өйрәнер. Шул рәвешле, татар тарихы чылбыры да беркайчан өзелмәс дип өметләнәм", - диелгән иде Рөстәм Нургали улының сәламләү хатында.

Төбәк тарихы бары тик демократик җәмгыятьтә генә гамәлгә ашырыла ала, - диде корылтайның пленар утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков.

Һәрхәлдә, безнең тарих шуны күрсәтә. Без башлаган эш бер яктан Русиягә демократияне үстерүгә ярдәм итүче бер эш булса, икенче яктан, ул безне кысаларга керергә мәҗбүр итә. Төбәк тарихын өйрәнү безгә киләчәктә җирләргә хокукыбызны саклап калуда да ярдәм итәр зур эш булырга тиеш. Төбәкчеләр тарихын берләштергәндә, үзебезнең шартларны яхшы күзалларга тиешбез. Русия күләмендә булдырылган бу оешма, бәлки, әле, киләчәктә Бөтендөнья оешмасы булып җитәр, -диде Дамир Мәүләви улы.

Ярты меңләп татар авылында булып чыккан, аларны өйрәнүдә зур өлеш керткән галим фикеренчә, тарихның күп өлеше авыл халкы хәтерендә сакланган. Авыллар юкка чыга, мәктәпләрдә нибары иллеләп бала укый. Шуңа бәйле рәвештә, тагын 20-30 елдан соң, авылларда яшәүчеләрнең яртысы юкка чыгачак дигән сүз. Безгә җирсез калу куркынычы да яный, территорияләрне югалтырга ярамый. Шуның өчен барысы да бүген тарихка кертелә барырга тиеш”, - диде галим.

Без оештырган хәрәкәтнең эшчәнлеге шактый четерекле эш. Ышанам, ТР Хөкүмәте ярдәм итәр. Татар байларын тупларга кирәк, алар бик саран, бәлки, алар бергә кушылгач, мөмкинлекләр киңәер.

Дамир Мәүләви улы арытаба академик даирәләр белән эшләү кирәклеген белдерде.

Татар авыллары тарихын аерым язып булмый. Уйлаганнарны тормышка ашыру өчен анда фольклорчы да, археологлар да кирәк булачак. “Туган җир” журналын чыгарган вакытта, төбәк тарихын эшләгәндә җирле эшмәкәрләрне дә кертергә кирәк. Алар үз авыллары тарихын язарга ярдәмләшергә тырышалар. Уңышлы фермерлар һәм эшкуарлар турында да мәгълүмат булырга тиеш. Уңышлы хезмәт итү үрнәкләрен күрсәтергә кирәк. Журналны төрле рәвештә чыгарып була. Чын күңелдән эшләсәк, бу хәрәкәт барып чыгачак.

Төбәкчеләр оешмасының ике телдә нәшер ителәчәк “Туган җир” журналының беренче саны делегатларга тәкдим ителде. Дамир Мәүләви улы бу санның әле “төерле беренче белен” булуын яшермәде. Киләчәктә аның эчтәлеген тулысынча уйларга, мөһим рубрикалар белән баетып, халык медицинасын да, мәдәниятен дә, тарихын да, тормышын үз эченә алган басма итәргә кирәк, диде. Моның өчен әле редакция коллективын тупларга һәм акча табарга кирәк. Шулай ук читтә калмаска тиеш эшләр исемлегенә тарихи һәйкәлләр, изгеләр каберләре, ерак шәһәрләрдә сакланып калган тарихи-рухи байлыкларны барлау, саклау кирәклеген ассызыклады үз чыгышында Дамир Исхаков. – Русиядәге бөтен татар авылларының тарихын язу уйда бар. Бу дәүләт программасы булырга тиеш, һәм без аны финанслауны сорап мөрәҗәгать итәргә телибез. Татар байларын да бу максатта тупларга кирәк.

Бу эшебезнең тарихка үзгәрешләр дә кертүе ихтимал. Ислам динен генә алыйк, -диде Русия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. – Дин татарлар тормышында бик зур урын алган. Әмма без ислам тарихын беләбезме дигәнгә җавап бирүе кыен. Ислам тарихын өйрәнгәндә мәдрәсәләр тарихы бөтенләй читтә калган. Алар бөтен Русия буйлап чәчелгән һәм 99 проценты диярлек авылларда булган. Авыл тарихларын өйрәнгәндә, мәдрәсәләрнең тарихын да өйрәнү кирәктер.

Чынлап та, безнең Башкортстанда Стәрлебаш мәдрәсәләреннән тыш ул мирасыбыз тарихы тагын ни дәрәҗәдә өйрәнелгән? Ә төбәк тарихын өйрәнү буенча Башкортстан иң актив һәм көчле төбәкләрнең берсе. Бу юнәлештә иң беренче эшләр дә нәкъ бездә башланды. Казанда безнең тарихчылар һәрвакыт беренчеләр рәтендә чыгыш ясый. Этник мониторинг һәм конфликтларны иртә чорда кисәтүче Халыкара Челтәрләр эксперты һәм төбәк координаторы, тарих фәннәре кандидаты, этнолог Илдар Габдрафыйков яңа төзелгән оешманың рәисе урынбасары итеп сайланды. Төбәк тарихын өйрәнүдә зур өлеш керткән өчен якташыбыз Конгрессның Рәхмәт хатына лаек булды. Билгеле татар галимнәре Альберт Борханов, Илдар Габдрафыйков, Лариса Әйнетдиноваларның түгәрәк өстәл артында ясаган чыгышлары да камиллеге белән игътибарны җәлеп итеп, чараны академик дәрәҗәгә күтәрде.

Бу съездга Башкортстаннан һәрвакыттагыча иң зур делегация килгән иде. Бу сәфәрнең бөтен чыгымнарын “Берлек” иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы үз өстенә алды.

Илдар Габдрафыйков:

Башкортстан татарлар саны буенча Татарстаннан кала икенче урында тора. Татарлар бу җирдә гасырлар дәвамында башка халыклар, беренче чиратта башкорт дуслар белән, туганнарча яши...
Бүген безнең президиумда да Башкортстан татары, Чишмә районында туган генерал Мәхмүт Гәрәев утыра. Ул бер Башкортстанның гына түгел, бөтен Русиянең, Русия халкының горурлыгы булып тора...

Без бу чараны көтеп алдык. Әлеге форум Төбәк татар тарихын өйрәнүчеләрнең беренче съезды дип аталса да, моңарчы да берничә тапкыр җыелыштык. 2014 елның апрелендә Уфада республика төбәк тарихчыларының зур фәнни-гамәли конференциясен уздырдык. Ул чара зур оешканлык һәм югары профессиональ дәрәҗәдә үтте. Анда күп төбәкчеләр һәм профессиональ тарихчылар катнашты. Казаннан да кунаклар килгән иде. Бөтендөнья татарлары конгрессы вәкилләре, Татарстаның әйдәүче тарихчылары, шулай ук ТР Фәннәр академиясе тарих Институты җитәкчеләре катнашты.

Күптән түгел, атап әйткәндә 2016 елның ноябрендә, шулай ук “Берлек” милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы белән Уфада Башкортстан, Урал, Урал аръягы тарихчылары фәнни-гамәли конференция уздырдык. Анда Русиянең 25 төбәгеннән делегатлар килде.

Конференциядә без иң мөһим мәсьәләләрне, документларны тикшердек. Алар үз чиратында менә шушы съездның нигезен тәшкил итә инде. Бу съездны һич арттырмый тарихи вакыйга дип атап була. Чөнки нәкъ бүген татар халкының зур илебезнең төрле почмакларында яшәүче профессиональ тарихчылары һәм төбәкчеләре бергә җыелып сөйләшеп кенә калмады, ә оешманы төзеп бер юнәлештә эшли башлады. Бу безнең халыкның тормышында шатлыклы һәм зур мәгънәле вакыйга.

Төбәк тарихын өйрәнү – ул кайсыдыр урын-җирнең, авылның, шәһәрнең тарихын өйрәнү генә түгел... Төбәк тарихын өйрәнү бик киң мәгънәгә ия һәм ул тарих фәне чикләренә генә сыймый, еракларга тарала.

Төбәкчеләр хәрәкәтендә күп кешеләр катнаша. Теге яки бу мәгънәдә тоташ гаиләләр бергә эшли булып чыга, чөнки һәркайсының үз гаиләсенең тарихы, үз шәҗәрәләре, үзенең кече ватаны бар. Шуңа күрә академик галим- тарихчыларның һәм үзешчән төбәкчеләрнең, шул исәптә татар төбәкчеләре җәмгыятенең бердәм эшчәнлегеннән ике як кына түгел, ә безнең халкыбыз отачак.

Ә төбәк тарихын өйрәнүнең фәнгә таянган юнәлеше үзе үк безнең халыкның берлеген, охшашлыгын ныгытып үсешкә илтүче көчле юл булачак.

Һичшиксез, безнең тарихчыларның һәм төбәкчеләрнең бу уртак эшен киңкырлы яктыртып күрсәтеп торырга кирәк. Телевидение, радио, гәзит-журналлар, Интернет аша халкыбызның һәр вәкиленә җиткерә торырга тиешбез. Бу эштә безнең журналистларның роле зур. Шуңа күрә алар белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк. Бу уңайдан без – Башкортстан галимнәре һәм төбәкчеләр төбәк тарихын өйрәнү хәрәкәтен оештыруда берникадәр тәҗрибә тупладык. Бүген шуның белән бүлешеп китәсе килә.

1.Иң беренче әйтергә теләгәнем төбәкчеләр хәрәкәтенең оештыру һәм матди мәсьәләләренә кагыла. Акчасыз һәм үз эшләренә мөкиббән китеп эшләгән кешеләрдән башка төбәкчеләрне тиешле дәрәҗәдә җыеп, бер иҗтимагый хәрәкәткә туплап булмас иде. Шул уңайдан безнең төп меценатыбыз Камил Әбләзевның ролен аерым билгеләп үтәсем килә. Бүген ул ошбу югары һәм дәрәҗәле форумыбызның Президиумында лаеклы урынын алган.

Камил Әлим улының хәйриячелек эшчәнлеге Башкортстан белән Татарстанда гына чикләнми, ә аннан ерак төбәкләрдә, бөтен илебез дәрәҗәсендә билгеле.

Ул төбәкне өйрәнүчеләргә генә ярдәм итеп калмый. Төбәк тарихын өйрәнү эшен оештыруда “Берлек” Башкортстан төбәк мәдәни-агарту оешмасы да зур роль үти. Уфада соңгы елларда узган барча конференцияләр һәм конкурслар нәкъ шушы оешма җаваплылыгында үтте.

2. Инде әйткәнемчә, без беренче конференциябезне 2014 елның апрелендә уздырдык. Әмма аңа әзерлекне 3-4 ай алдан башладык. Төбәк тарихына багышланган эшләр буенча конкурс игълан иттек. Һәм, бу бик мөһим, республиканың төрле почмакларында яшәгән кешеләр анда катнашырга теләк белдерде. Кыска гына вакыт эчендә – билгеле галимнәрне берләштергән абруйлы жюри – тарихчылар, этнологлар, филологлар, икътисадчылар, журналистлар игътибарына 150дән артык эш тәкъдим ителде.

Бу бәйгенең зур мәгънәсен билгеләргә кирәк - беренчедән, эш барышында без кемнең кем булуын, кайда яшәвен, республикада төбәкне өйрәнү ни дәрәҗәдә баруын белеп, алар белән элемтәләр булдырдык.

Икенчедән, без бу эшләрне бәяләдек, аларны системага салдык, ирешкән уңышларын һәм эшләп бетерәсе эшләрен, көчле якларын һәм камилләштереп бетерәсе урыннарын билгеләдек.

Республиканың иң яхшы, билгеле инде, бер генә китап язмаган төбәкчеләрен затлы бүләкләр белән бүләкләдек. Бу чара, минемчә, төбәкчеләрне яңа эшләргә рухландырып җибәрде. Шул көннән соң өч елга якын вакыт узган һәм бездә инде шул конкурстан соң төбәк тарихы буенча әзерләнгән һәм нәшер ителгән шактый күп эшләр туплана килә. Мондый конкурсны системалы рәвештә өч ел саен уздырып торырга карар иттек. Укучы балалар һәм студентлар арасында төбәк тарихы буенча бәйге уздыру безнең эшнең чираттагы этабы булып тора. Аның да нәтиҗәләре бик яхшы булды. Бу чара, һичшиксез, үсмерләр һәм яшьләр арасында төбәк тарихын өйрәнү эшенә карата кызыксыну уятты.

Без моны киләчәктә дә шушы юнәлештә дәвам итәргә телибез, чөнки ул яшьләрне төбәк тарихыннан үз халкының тарихына, мәдәниятенә һәм теленә җәлеп итәргә форсат тудыра.

3. Без, Башкортстанның төбәк татар тарихын өйрәнүчеләр, тәҗрибә уртаклашу, үсешкә, алга бару өчен елына бер тапкыр булса да үзебездә җыелышып сөйләшергә карар кылдык.

4. Без заманнан да артта калмаска тиешбез. Мин моны заманча информацион технологияләрне куллануны күз уңында тотып әйтәм. Шуның өчен үзебезнең сайтны булдырырга карар кылдык. Бу сайт интерактив режимда эшләргә тиеш, ягъни, һәр теләгән кеше анда теркәлеп кереп, үзенә кирәк мәгълүматны эзләргә, үз материалларын, фикерләрен калдыра алачак. Сайтта шулай ук форумнар һәм авыллар тарихына багышланган, карталар, иллюстрацияләр, аерым шәхесләр турында мәкаләләр урнашкан башка күп бүлекләр булачак. Мондый сайт инде бар, ул тест режимында эшли, аны безнең якташыбыз, һәвәскәр төбәкче Илсур Ихсанов үз теләге белән булдырды. Сайт өч – татар, урыс, инглиз телләрендә алып барылачак.

Шулай ук без, төбәкчеләр, яшьләрне шушы эшебезгә җәлеп итү өчен социаль челтәрләрдә (Фейсбук. Вконтакте. Одноклассники һ.б.) актив булырга тиешбез. 
5. Туган тел, безнең төбәкчеләрнең, зур чараларда чыгыш ясаган ана теле мәсьәләсенә аерым тукталасым килә. Берсүзсез, без туган телне саклау һәм аны үстерү юнәлешендә эшләргә тиешбез. Әмма, объектив һәм субъектив сәбәпләр белән, татарларның күбесе туган телен оныткан. Аларның күбесе әле дә башка милләт кешеләре (күпчелек урыслар) арасында яши. Кызганычка каршы, аларның күбесе үз туган телләрен югалткан яки аны бик начар белә. Ләкин алар милли үзаңын саклап калганнар. Икенчедән, безнең тарихны, безнең эшләребезне һәм проблемаларыбызны, яшәешебезне, сулышыбызны башкалар да укып, белеп торырга тиеш. Шуның өчен мин чыгышлар, мәкаләләр, китаплар фәкать татар телендә генә булырга тиеш дигән фикер белән килешмим. 6. Бу биек трибунадан чыгыш ясаганда тагын бер, минем карашка бик мөһим, мәсьәләгә тукталмый үтә алмыйм. Ул милләтара проблемага, һәм нәкъ ике бик якын халыклар – татар белән башкортка кагыла. Бу залда утырган күпләр Уфада соңгы 2-3 елда тарихчылар тарафыннан башкорт ыруларының күптомлыгы чыгарылуын беләдер. Бүгенге көнгә аның 20 томы нәшер ителгән. Аерым томнар Елдәк, Елан, Канлы, Гайнә, Гәрәй һ.б. ыруларына багышланып чыкты. Нигездә алар Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк – көнбатыш, Татарстанның көнчыгыш, шулай ук Удмуртиянең көньяк районнарында яшәүче буыннар тарихына кагыла. Бу басмаларның дөнья күрүен, әлбәттә, хупларга кирәк. Чөнки аларда күп күләмдә, моңарчы фәнни кулланылышка кермәгән, архив материаллары беренчегә бастырыла. Безнең төбәкчеләр бу басма архив материалларын үз эшләрендә, берсүзсез, кулланачаклар. Әмма ләкин бу архив чыганакларыннан сәясәт ясарга тырышучы, булмаган һәм булырга мөмкин дә булмаган җирдә чокып, проблема тудырырга әзер кешеләр дә бар. Томнан - томга бу ике халыкның гомер буе дошманлашып яшәвен сурәтләгән абсурд (минем башка сүзем юк) мәкаләләрне урнаштыралар. Болар бик зарарлы һәм ялган уйдырмалар, без мондый талпынышларга хәлиткеч каршылык белдерергә тиешбез. Без, Башкортстан татарлары, башкортлар белән гомер – гомергә иңне-иңгә куеп, дус һәм тату яшибез һәм безнең дуслыкка берни дә комачаулый алмый. Мөмкин булган кире фикерләргә юлыкмый, халыклар арасында мөнәсәбәтләрне ясалма рәвештә кискенләштерми, аны урап узар өчен мин, аерым авыллар (аеруча Башкортстанның төньяк- көнбатышта урнашканнарына), һәм тулысынча туган төбәк тарихына багышланган китаплар, мәкаләләр язучы төбәкчеләргә монда фәкать татарлар яки фәкать башкортлар гына яши дигән максатны куймаска тәкъдим итәм. Без бөтен игътибарны моңа юнәлтергә тиеш түгелбез. Чөнки теге-яки бу урын-җирлектә, теге яки бу территориядә кемнәр яшәвен тикшереп этник теманы артык нык куерту ике халык арасындагы мөнәсәбәтләрне һич тә кирәк булмаган проблемаларга җиткерүе ихтимал. Мин татар һәм шулай ук башкорт халыкларының якынлыгын, охшашлыгын мондый тенденциоз китаплар белән генә үзгәртерлек түгелдер дип ышанам.

Татарлар кайсы очракта да татар, башкортлар кайсы очракта да башкорт булып калачаклар. Әйдәгез, сәясәт белән түгел, төбәк тарихын өйрәнү белән шөгыльләник! Төбәк тарихын өйрәнү безнең халыкка сәясәткә караганда күбрәк файда китерәчәгенә ышанам!

Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы рәисе итеп билгеле татар меценаты Камил Абләзев, ә урынбасарлары итеп – Казан тарихчылары, галимнәр:Дамир ИсхаковАльберт Борханов һәм, әйткәнемчә, Уфадан этнолог Илдар Габдрафыйков сайланды.

Бөтендөнья татарлары Конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы рәисе Камил Әлим улы Әбләзев тарих белән фәнни дәрәҗәдә кызыксынучы татар меценаты.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы хәрәкәте төбәкләрнең генә түгел, анда яшәгән һәм яшәячәк бөтен татар историяграфиясен саклауга алырга тиеш. Татар тарихы бөтен өйрәнүләргә караганда гомум күзаллау дәрәҗәсендә генә кала килә. Күп аспектлары тикшеренүгә алынган. Күп кенә Кытай чыганаклары күрсәтүенчә, Үзәк Азия татар этносы тарихын безгә караганда ныграк өйрәнә. Алар татарның тарихын үз вакытында ныклап өйрәнгәннәр, язып та калдырганнар. Киләсе очрашуга мин сезгә бүгенге көнгә кадәр чыганаклар тупланган фондлар реестрын әзерләргә тырышырмын,- диде ул.

Без Болгар ханлыгына зур әһәмият биреп, Алтын Урда дәүләтенең Русия империясен төзүдәге ролен дә билгеләргә тиешбез. Болгаризмны пропагандалаганда ул читтә кала килә. Алтын Урда чорын ныклап өйрәнергә кирәк. Сарытауда моңа багышланган беренче халыкара конференцияне уздырдык, Татарстанның Фәннәр академиясе ярдәм итте. Тарихны ничек булган шулай белергә тиешбез, яшьләргә дә яшәве җиңелрәк булачак. Төбәкчеләр өчен киң мәйдан ачыла. Алтын Урда чорында 100дән артык шәһәр генә булган. Бүген без шул общиналар, теге яки бу поселениеләр булган урыннарда яшибез. Эшебез фидакарьлектән тора. Шуның өчен һәвәскәр тарихчылар белгечләр белән берлектә эшләргә тиешләр. Моңа мисал булып бик күп мәгънәле китаплар бастырылды. Без аны нигез буларак төгәлләп, Татарстан белгечләре белән берлектә, татар халкының тарихын борынгы чорыннан башлап, хронология итеп төзербез. Тарихыбыз, телебез, җиребез – безнең тормыш нигезе, этник үзенчәлекләр. Безнең бабаларыбыз шәһәрләргә нигез салган, шуннан төзелеш башланган. Архивларда материаллар күп, элекке буынның вакытны бушка уздырмаганлыгын күрсәтә. Алар яхшы тышланган, эшләнгән. Күп архивларда яхшы дәрәҗәдә сакланган чыганаклар безне көтә. Галимнәргә, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм, бу әйберләрне сакларга кирәк, югыйсә, югалтабыз!

Оешма рәисе Камил Әбләзов фикерен ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев та хуплады. Искәндәр Гыйләҗев залда утыручыларга, ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты белән элемтәдә торсагыз иде, бу барыбызга да файдалы булачак, дип мөрәҗәгать итте. Бу институт галимнәре делегатларга бүләккә өр-яңа белешмә китап тәкъдим итте. “Русия Федерациясендә татарлар күпләп яшәгән төбәкләр” дигән басмада татар халкының бүгенге Русиядә ничек кайда таралып утыруы турында киң белешмә тупланган.

Казан университетында Миркасыйм Госманов канаты астына төрле төбәкләрдә экспедицияләрдә йөреп, анда яшәүче татарлар тормышы белән таныша башладым. Шунда татар авыллары, татар тормышына игътибар иттем. Һәр төбәктә аларның тарихын өйрәнүче кешеләр бихисап күп иде. Авыл тарихы дигән феномен белән шулай таныштым. Күп әйберләрне Казанга алып кайтып тапшырдык. Рафаил Шәйхиев шул темага кандидатлык диссертациясен яклап чыкты. “Татарская народная краеведческая литература” дип атала ул. Бу безнең казанышыбыз, шул эш дәвам итә. Бу бик шатлыклы көн. Тарих чиксез, зур гаҗәеп нәрсә, аның бөтен нечкәлекләрен аңлап бетереп булмый. Шуңа күрә профессионал тарихчылар белән бердәм өйрәнергә тиешбез.

Искәндәр Аяз улы чыгышында һәвәскәр тарихчыларны – яудагы гади сугышчылар, галим тарихчыларны генераллар итеп тасвирлады. Искәндәр Аяз улының чыгышын шул ноталарда тәмамлавы чираттагы кунакка сүз бирергә форсат тудырды. Данлыклы татар генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев турындагы язма, һәм аның чыгышы “Өмет”нең 13 нче санында дөнья күрде.

Съездда бик мәгънәле чыгышларны тыңладык. Кырым кунагы Гулливер Альтин Дәүләт-сарай шәхси музей тыюлыгы эшчәнлеге белән таныштырды, төбәк тарихын өйрәнгәндә документлар туплауда кайбер киңәшләрен бирде. Аннан ишеткән «Татар тур» этнотуристик маршрут турындагы мәгълүмат күпләр өчен кызыклы булгандыр.

Язучы һәм тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия апа Бәйрәмованың чыгышы һәрвакыттагыча иң чагулардан булды. Ул бүген ерак төбәкләрдәге татар тарихының яхшылап өйрәнелмәвенә борчылуын белдерде. – Сахалин, Урал, Приморье краен әлегәчә урыслар гына өйрәнгән. Татарларның сөрген тарихы, көчләп чукындырылу тарихы турында материаллар бөтенләй юк. Әлегәчә аларны өйрәнгәнебез юк. Материаллар архивларда җитәрлек, бу бик мөһим, әһәмиятле эш Институтларда кандидатлык, докторлык диссертацияләрен язучыларга, аспирантларга моны мәҗбүри тема итеп бирергә кирәк. Язучыларны да бу эшкә җәлеп итәргә кирәк. Чөнки болар да татар тарихы, – диде ул.

Ә язучы һәм тарихчы галим Нурулла Гарифның эшчәнлеге кабатланмас булуы белән дә үзенчәлекле. Барыбызның да игътибарны җәлеп итте ул. Үз гаиләсе мисалында, ике әбисе, ике бабасы шәҗәрәләрен төзеп, рухи мирасларын гына түгел, репрессияләр тәгәрмәченә эләккән әби бабаларының матди мирасы булып калган җимерек йорт кураларын төзекләндереп, шунда музей оештырган кеше икән ул. Язучы үз эшчәнлегендә татар халкының үткәнен, бүгенгесен бик җентекле игътибарга алып, күзәтү, чагыштырулар белән үреп алып бара. Татар халкының көнкүреше, тормыш-яшәеше, мәдәнияте, киенү һәм ашау әдәбе һ.б. язма күзәтүләре глобальләшү чорында күпләр игътибар итмәгән аспектларның галимнең игътибарыннан читтә калмавын күрсәтә.

Чыгыш ясаучылар ике көндә дә күп булды. Төмәннән килгән төбәкче Равилә Кутумова музейлардагы материалларны саклау һәм куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның якташы Гөлүсә Зиннәтуллина төбәкне өйрәнүнең бик мөһим аспекты, Дамир Мәүләви улы әйткән халык медицинасына кагылышлы Себер татарларының тәҗрибәсен күрсәтүче мәгълүмат алып килгән.

Казахстанның Актүбә шәһәреннән килгән Роза Балдыгарина үзе яшәгән төбәк татарлары тормышын яктыртты. Муса Җәлилнең көрәштәше Гайнан Кормаш язмышына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты.

Пленар утырыш ахырында татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен төзү кирәклеге расланды, резолюция проекты нигездә хупланды. Оешма Советы төзелде. Фикер алышулар тәмамлангач, Римма Ратникова съездның кайбер вәкилләренә Татарстан Президенты исеменнән Дәүләт бүләкләре тапшырды. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма Комитеты бүләкләре дә ияләрен тапты.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр, нигездә, өлкән буын вәкилләре. Билгеле, ул күп вакытны алучы, чын альтруистлар гына алып барган эш. Ләкин тормыш дәвам итә, тарих языласы көннәр алда. Яшь буынны да моңа җәлеп итә тору кирәк.


Алсу Төхвәтуллина.




Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
19.04. 2024: Радий Хәбиров: "Камиллек - максат, без шуңа омтылып эшлибез"
Анда муниципалитетларның, федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнарының 700гә якын вәкиле ...
19.04. 2024: Сиксән сарык янып үлгән
80 сарык, 8 бозау һәм 50 тавык һәлак булган. Тагын 20 сарыкны хуҗа янган бинадан чыгара алган. 54 ...
19.04. 2024: Бер минут җылылык бүләк итегез!
“VK Fest"та “Игелекле билет" сатып алыгыз, һәм сатудан кергән акча бөтен республика буенча ...
19.04. 2024: Аскынның лачын егетләре сынатмас!
Ир-егетләрнең берсе – Аскын, икенчесе Барахаевка авылларыннан. Аларга 39 һәм 36 яшь. Денис Йосыпов ...
19.04. 2024: Чәйгә хаклар артты...
Башкортстанда бер атна эчендә балалар ризыгына, чәйгә һәм чөгендергә хаклар арткан. Бу “Башстат” ...
19.04. 2024: Радий Хәбиров: "Сезнең идеяләрне хупларга әзербез!"
Төбәк җитәкчесе аларны Милли костюм көне белән котлады һәм республиканың дәүләт бүләкләрен ...