Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Үткәнеңне белмәсәң, киләчәгең булмас07.04.2017 | Новости
Ә ул заманнар музейда очраша.

Музей — үткәннәр белән бүгенге көн кисеш­кән, фәһем алу, нәтиҗәләр ясау, ата-бабалар алдында бүгенге яшәеш өчен җавап тоту урыны. Биредә үзеңнең дә киләчәктә тарихта калачагыңны ныграк аңлыйсың.


Стәрлебаш туган якны өйрәнү музее Мәхмүт Мәхмүдов исемен йөртә. 1963 елда ул тарихи материаллар җыю һәм туплау эшен башлап җибәрә. (Әйткәндәй, быел музейда Мәхмүт Мәхмүдовның 90 еллыгына багышланган чаралар узачак). Арытаба 25 ел дәвамында укучылар һәм укытучылар тарафыннан берничә мең экспонат туплана. Анда төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, белем дәрәҗәсе чагыла.

1965 елда 1нче урта мәктәптә ачылган музей материаллары нигезендә 20 елдан соң район музее булдырыла. Аны ачуга КПССның район комитеты секретаре Б. К. Арслангулов белән тарихчы, укытучы Б. И. Бәйрәмгулов зур көч салалар.

1991-2003 елларда музейга Мәхмүт Мәхмүдов җитәкчелек итә. 2001 елда музей яңа бинага күчә.

Бүген музейда сакланган 9 меңнән артык тарихи ядкәр районның барлык үткән юлын күзалларга ярдәм итә.
Әйткәндәй, Стәрлебаш җирендә палеонтологларда кызыксыну тудырган берничә табыш булган музейда безнең эрага кадәр II меңьеллык уртасына кагылышлы табылдыклар да саклана.

Табигать залы — балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан урыны. Республика Милли музее рәссамнары 2001 елда Стәрлебаш районының үсемлекләр һәм хайваннар  дөньясын диорамада гәүдәләндергән.

Музейның горурлыгы — этнографик коллекция. 170 ел хезмәт иткән агач торбалар буенча кайчандыр мәдрәсә­ләргә һәм фонтаннарга җир астыннан су барган.

Экспозицияләрнең бер өлеше Стәрлебашның данлы тарихын тәшкил иткән мәдрәсәләргә багышланган. 1720 елда авылда эшләп килгән 40лап мәдрәсәдә 1200гә кадәр шәкерт белем алган.

Бөек Ватан сугышына бәйле мәгълүмат аерым залда тупланган. Төбәктән 9 мең кеше фронтка киткән, шулар­ның 4104е әйләнеп кайтмаган.
1986 елда Стәрлебаш татар театры “халык” исемен алган. 1991 елдан театрга җитәкчелек иткән Нурия Рәх­мәтуллина музейга театр тарихына кагылышлы кыйммәт­ле материаллар тапшырган.

Музей директоры вазыйфасын башкаручы Зөлхиҗә Әсәдуллина һәм методист Гөлшат Котлушина әйтүенчә, 2015 елда музейның 30 еллыгы уңаеннан район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаровның ярдәме белән өстәмә күргәзмә залы булдырылган, бик күп төзекләндерү эшләре башкарылган. Ә былтыр учреждение республика Мәдәният министрлыгы тарафыннан “Авыл биләмәләре арасында иң яхшы мәдәният учреждениесе” дип табылып, 100 мең сумлык грант алган. Быел исә музей җитәкчесе үзе, “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булып, 50 мең сум грант алуга ирешкән.

Былтыр район хакимияте шулай ук ремонт эшләре башкару өчен музейга акча бүлгән.

Музейны төзекләндерүдә Төзелеш һәм архитектура буенча республика дәүләт комитеты рәисе Халит Мәх­мү­довның өлеше зур. Аның ярдәме белән музейның фасады яңартылган, компьютер сатып алынган, ишек алды бизәлгән.

Соңгы көннәрдә музей бигрәк тә күп кунаклар кабул иткән. 1950-60 елларда районны төзекләндерүгә, үстерүгә зур өлеш керткән Нур Фәт­хиевның тууына 100 ел тулу уңаеннан чаралар узган. Кызы Маргарита мәктәп укучылары белән очрашкан, Нур Фәт­хиев­ны белүче ветераннар белән очрашулар оештырылган.

Әйткәндәй, тарих белән танышу өчен бары тик теләк кирәк — музейга керү түләүсез. Биредә күп очрашулар, ачык дәресләр, музей һәм сәнгать төннәре, күргәзмәләр уза. Без килгән көнне музейның беренче катында  Стәрлебашта туып үскән рәссам Рәфкать Фәйрузовның күргәзмәсе урнаштырылган иде.

Музейны тулыландыру эше әле булса дәвам итә. Әйтик, гер күтәрү буенча районда гына түгел, республикада танылган спортчы Мансур Сөярголов музейга күп бүләкләрен, медальләрен тапшырган. Шуннан башлап район спортына багышланган почмак әзерләнә.

Тәнзилә Морзагилдина, Рафаил Зинуров, Ләйлә Солтанова кебек изге күңелле кешеләр ярдәме белән музей тагын да тулыланган. Ышанмасагыз, үзегез барып карагыз!

Источник - http://kiziltan.ru/



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей