Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
“Сәхнәдә хатыным да танымады”06.04.2017 | Новости
Башкортстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисов белән әңгәмә.

Театр! Нинди сихри, матур һәм катлаулы тормыш! Әйе, чынлап та тормыш. Анда бөтен нәрсә дә тормыштагы кебек җанлы. Көлдерә дә, елата да, уйландыра да, дәртләндерә дә. Сөйләп бетерә алмаслык кичерешләр бүләк итә театр сәнгате.

Шушы гаҗәеп дөньяның бер вәкиле — Уфа “Нур” татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисов белән әңгәмәләшәбез.


— Үзегез белән якыннанрак таныштырып үтсәгез иде.

— Бүздәк районының Сабай авылында туып-үстем, дип горурланып әйтә алам. Һәр кеше үзенең туган ягы турында горурланып сөйләргә тиеш. Чөнки туган як һәм әти-әни — берәү генә. Алар һәркем өчен кадерле, газиз.

— Ничек артист булып киттегез?

— Әткәй җырларга ярата иде, әнкәй оста итеп гармунда уйнады. Гаиләбез моңлы иде. Кызганычка каршы, әткәй белән әнкәй күптән инде мәрхүм. Алар миңа шундый җуел­мас хәзинәне мирас итеп калдырган. Бәләкәйдән үк җырларга яраттым, мәктәпнең үзешчән театр түгәрә­гендә иң актив катнашу­чыларның берсе идем. Районда, авылда үткәрелгән барлык мәдәни чараларда, концертларда, төрле смотр-конкурсларда катнаштым. Ул вакытта Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары Фидан Гафаров, Нурия Ирсаеваның гөрләп эшләп йөргән чаклары. “Галиябану” спектакле генә ни тора иде! Шул спектакльләрдә тәрбияләнеп үстек. Районда үткән бер смотрда чыгышыбызны билгеле сәхнә остазы, театр белгече Фәрдүнә Касыймова карады. Ул вакытта без конкурста җиңеп, республика дәрәҗәсенә чыктык һәм беренче урын яуладык. Ә миңа мәктәпне тәмамлаган елны яңа ачылган “Нур” театры өчен махсус курс җыю турында хәбәр килеп иреште. Театр вәкилләре районнар буенча сәләтле татар яшь­ләрен җыеп йөри икән. Безнең районга якташым, ул вакытта театрның әдәби бүлек мөдире булып эшләгән Елена Фатыйхованы җибәргәннәр. Ул безнең авылга килеп, әткәй-әнкәйләр белән танышып, сөйләшеп, аларның ризалыгы белән мине укырга алып китте. Зур театрга юлым шулай башланды. 

— Сәнгать академиясендә укыган чор хәтерегезгә ничек уелып калган? 

— Студент еллары — иң күңелле, иң соклангыч вакыт! Безнең буын өчен бигрәк тә шулай булгандыр, чөнки 90нчы еллар — яңарыш, үзгә­реш еллары. Кибетләр буш, ашарга, кияргә сатылмый, әти-әниләргә эш хакы түләнми. Тик без шулкадәр бәхет­ле идек! Бүген ничек яшәдек икән, дип шаккатасың. Ул еллардагы рух күтәренкелеге, яшьлек романтикасы сәбәпчедер моңа. Бүген яшь­ләрдә яшьлек тә икенче төрле бит — барысы да алдан билгеле, тамак — тук, өс — бөтен, әти-әни киләчәкне хәстәрләп куйган. Кызык түгел. 

Без авылдашым Рәдиф Той­гыҗин белән бергә укыдык. Авыл баласы өчен бар да яңа, бар да кызык. Курсташларыбыз белән бер гаилә булып яшәдек. Монда педагогларыбыз Фәр­дүнә Касый­мованың һәм Байрас Ибра­һимовның роле искиткеч зур. Алар безгә икенче әти-әни булды, безне шулай бербөтен итеп төйни алды. Укуны тәмамлагач, театрга төркемебез белән килдек. Ә эшли башлагач, төрлебез төрле юлдан китте. Бүген театрда алты курсташ кына калдык. Ләкин һәммәбез дә — сәнгать­тә үз урынын тапкан артистлар, бары­быз­ның да үз тамашачысы, мактаулы исемнәре бар. Димәк, гомер заяга узмаган. 

— Актерлык — гадәти профессияме яисә миссияме? Ул һөнәрне сайлавыгызга үкен­мисезме?

— Юк, бер генә мизгелгә дә үкенмим! Актер булу — ул миссиядер, дип уйлыйм. Чөнки мин шушы профессия аша халыкка хезмәт итәм. Кеше нинди генә һөнәр сайласа да, хезмәте белән халыкка ниндидер яхшылык күрсәтергә тырыша, белем бирә, сәламәтлеген саклый һ.б. Артист кешенең күңеле белән эш итә. Аның рухын югарыга, яктыга, изгелеккә әйди, аны зур, матур эшләргә илһамлан­дыра. Без — милли мирасыбызны, халкы­бызның тарихын буыннан-буынга тапшыручылар. Чөнки рухи байлык мил­ләтнең, халыкның үзәген тәшкил итә. Шул үзәкне тоту, туган телебезне саклау — безнең бурычыбыз. Тагын шул ягы бар — артистларның эш хакы зур түгел. Театрдан күбесенчә шул сәбәп белән китәләр. Бүгенге заман безне байлык, акча белән сыный. Әнә шул сынауны үтә алмаучылар миссияне дә күтәрә алмый дигән сүз. Театр табыш алу урыны түгел. Ә инде шул бәләкәй генә эш хакына зур рухи максатларга хезмәт итү — миссия дип яшәүчеләр язмышыннандыр. 

— Театрда беренче ролегез исегездәме?

— Сәнгать институтында без уникаль курс булдык: беренче махсус төркем, беренче татар телле курс. Барлыгы 18 кеше укыдык. Барыбыз да “Нур”га эшкә киләсебезне белә идек. Театр җитәкчеләре безгә ярдәм итеп торды. Икенче курстан (бу 1993 ел иде) спектакльләрдә күмәк күре­нешләрдә катнаша башладык. Шул ук елны безнең барыбызны да театр штатына артист итеп алдылар. Хәте­ремдә, беренче тапкыр сәхнәгә чыгуым Фатих Сәйфи-Казанлының “Ямьсез тормыш” драмасында күмәк күренештә булды. Өлкән коллегаларыбыз белән бергә гастрольләргә йөрдек. Театр — безнең белән, без театр белән бергә үстек, җитлектек, дисәм тә ялгышмам. Театрда җитди итеп эшли башладык, ә институтта әле үсмер бала халәтендә кала бирдек. 1994 елда миңа Хәй Вахитның “Бердәнберем — бәхет гөлем” спектак­лендә төп рольне башкаруны йөкләт­теләр. Бу — иң беренче зур эшем булды. Соңрак Гөзәер Хаҗибәковның “Аршин мал алан” (“Рәхмәт сиңа, Сөләйман!”) музыкаль комедиясендә төп герой Сөләйманны уйнадым.

— Рольне тулысынча ачу өчен артист белән герой арасында холык охшашлыгы булырга тиешме?

— Ул инде, әлбәттә, режиссердан тора. Режиссер кемнең нинди икәнен күрә. Төрлечә була — туры килгән чаклар да булды, мондый вакытта үзем булып йөрмәсәм ярар иде, дигән куркыныч туа. Образ синең эчке дөньяңа туры килмәсә, шул персонаж кебек яшәргә өйрәнергә кирәк. Бу шулай ук авыр. Ничек инде син, бер дә алай эшләмәс кеше, шулай эшләргә тиешсең?! Каршылыклар күп була. Үзеңне сындырып, яңадан әвәләргә кирәк. Югыйсә, синең актерлыгыңның хакы — бер тиен. 
Егерме елдан артык эшләү дәве­рендә миңа төрле образларга керергә туры килде. Үземә бөтенләй чит булганнары да очрады. Яшь көе карт ба­байларны уйнадым. Әйтик, 30 яшемдә Д. Салиховның “Күңелләрдә көмеш кыңгырау” спектаклендә 75 яшьлек сугыш ветераны Шәйхулла ролен башкарырга туры килде. Күп көч салынды. Мине хәтта танышларым да танымаган. Хатыным әйтә, синең шул рольне уйнаганыңны белмәсәм, мин дә танымас идем, ди. Ә менә күптән түгел чыккан Туфан Миңнул­линның “Алты кызга бер кияү” спектаклендәге Рәхмәтулла Хөрмәтул­лович белән яшь арасы азрак — 20 ел. Яшьтәшең образын тудырсаң, тормыш тәҗрибәң дә, тормышка карашың да ярдәм итә. Ә әле яшәп карамаган яшьне күзаллап кына уйныйсың. Күңел байлыгы, йөрәк акылы адәм баласына яши-яши килә.

Рольләрне бүлгәч, гадәттә, иң элек сорау туа: эшли аламмы, юкмы? Һәм, актер буларак, син үзеңә максат куясың — эшләргә, ачарга! Профессиональ драйв дигән нәрсә бар. Иҗат сыгылмалы булуны да таләп итә. Шуңа төрле пландагы эшеңнән тәм таба, аны үзеңчә баета белергә тиешсең.

— Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде. Белүебезчә, олы кызыгыз Алинә да, кечесе Җәмилә дә театр юлын сайлаганнар.

— Аллага шөкер, өч кызым һәм бер улым бар. Балаларым минем арттан атлый. Барысы да сәнгатьне ярата. 

Олы кызым Алинә инде кияүдә, Казанда яшиләр, кияү белән икесе дә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында уңышлы гына эшләп йөриләр, бергә иҗат итәләр. Биш айлык оныгыбыз бар. Алинә өч яшеннән “Нур” га йөри башлады. Театр иҗатына күп кенә үз өлешен кертте, дип уйлыйм. Чөнки ул, үзе аңла­маса да, зур образлар тудырды, роль-ләре бик җаваплы иде. Алты яшендә Гаяз Исхакыйның “Көз” спектаклендә кызчыкны уйнаудан башлаган иде, хәзер инде әнә нинди дәрәҗәдә, дип әйтәсем килә. Флорид Бүләковның “Гөлбәзир”, Р. Нури Гүнтәкинның “Сайрар кошым” спектакльләрендә төп рольләрне башкарды. Искиткеч зур җаваплылык! Аннан тыш, күп кенә күмәк күренешләрдә катнашты. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Казан театр училищесына укырга керде. Аны уңышлы тәмамлап, Әлмәт татар дәүләт драма театрында ике ел эшләгәннән соң, язмыш аны Казанга алып китте. Әлеге вакытта театрда эшләү һәм әни ролен башкару белән беррәттән, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында югары белем ала. 

Икенче кызым Раушания быел Рудольф Нуриев исемендәге Уфа хореография училищесын тәмамлый. Алла боерса, биюче булып чыга. Әле күптән түгел генә Казанда ике атналык практика үтеп кайтты.

Өченче кызым Җәмилә дә театрда инде. Ул да күп кенә күмәк күре­нешләрдә катнашты, Нәҗип Асан­баевның “Су юлы”, Шәриф Хөсәе­новның “Әниемнең ак күлмәге”, “Җиңү төсе язларда” спектакль­ләрендә кызчык рольләрен уйный. Театрны бик ярата, мәктәптә уку белән беррәттән, музыка мәктәбендә фортепиано классында да белем алырга өлгерә. Өстәвенә, Константин Хабенский театр студиясендә шөгыльләнә. Бик ошый үзенә. Арып, әмма бәхетле булып кайтып керә шуннан. Күптән түгел Түбән Новгород шәһәрендә зур гастрольләр белән йөреп кайттылар. Киләчәге өметле кызымның, Аллага шөкер.

Без балаларны тик тотмаска тырыштык, алар һәрвакыт нәрсә белән дә булса шөгыльләнсеннәр, белем алсыннар өчен төрле түгәрәкләргә йөрттек, хәтта спортның тхэквандо төрен дә үзләштерделәр. Төпчегебез, 4 яшьлек улыбыз Бәхтияр әлегә сә­ләтләрен безгә — әти-әнисенә генә күрсәтә.

Тормыш иптәшем Луиза гел балалар тәрбияләү эшендә булды. Озак еллар балалар бакчасында эшләде, хәзер өйдә генә, үзебезнең балаларны гына тәрбияли.

— Тормыш иптәшегез сезнең спектакльләргә еш киләме? 

— Ул — сәнгатькә гашыйк кеше. Музыкаль гаиләдә үскән. Әтисе — бабам — тальянда, гармунда уйнап, төрле конкурсларда катнашып йөргән кеше. Без бик яшьли кавыштык. Студент елларында ук. Әйтүемчә, курсыбыз белән бер гаилә булып яшәдек. Луиза да шул гаиләгә кереп китеп, гел безнең казанда кайнады. Курсташ кызлар белән аерылгысыз ахирәт­ләргә әверелделәр. Бүген гаиләләр белән аралашып яшибез. Үзебезнең театр премьераларын калдыру турында сүз дә юк. Дөресен әйткәндә, ул яртылаш минем коллегам булып бетте. 

— Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез? 

— Кешенең буш вакыты буламы икән соң ул? Минем үземнең, мәсәлән, бер дә буш чагым юк. Башкаларда да булмыйдыр ул. Бөтен кеше каядыр ашыга. Вакытны сизәр идең дә, хәзерге заманда шулкадәр мәгълүмат күп, аның чыганаклары көннән-көн арта. Кесә телефоннары, компьютерлар кешенең бөтен яшәү рәвешен үз­гәртте бит. Бу дөньяда иң асыл нәрсә ул — Вакыт. Шуңа мин гел берәр эш белән шөгыльләнергә, аны файдалы итеп, гаиләм белән уздырырга тырышам. Кайвакыт дөнья мәшәкатьләрен онытып, онытылып, саф һава сулап, тынычлыкны тыңлап, урман кочагында яшисем килә. 

— Үзегезнең туган ягыгызда гастрольләр белән еш буласызмы?

— Авылга концертлар, спек­такльләр белән кайтасы килә. Авылыбыз бик матур, тирә-ягы урман белән уратып алынган. Ә авылның бер читендә урнашкан, балыкка бай булуы белән тирә-якка билгеле Сабай буасына төрле төбәкләрдән ял итәргә килүчеләр елдан-ел арта. Моннан берничә ел элек бу буаны үзебезнең авылдан чыккан егетләр арендага алып, аның тирә-ягын тазартуга һәм балык үрчетүгә бик күп тырышлык һәм көч салды.

Бу якты дөньяда һәркем үз эзен калдырырга, ниндидер яхшы гамәлләр кылырга тырыша. Без дә, инде күптән авылдан чыгып китеп, читтә төпләнеп үз тормышларын корган авылдашлар белән туып-үскән җиребездә үз эзебезне калдырасыбыз, авылдашларга изгелек кылып, тормышларын яхшыртасыбыз килде. Шушы изге бурычны үз иңнәребезгә алып, Мәскәү архи­тек­торының проекты буенча, 2006 елда авыл мәчетенә нигез ташы салдык. Бу изге эштә барлык авыл халкы ярдәмләште. Һәм, ниһаять, 2012 елда мәчетне ачу тантанасы үтте. Хәзер ул авылыбызның яме булып балкып тора. 

Үз чиратымда, авыл советына зур рәхмәт әйтәсем килә. Зиратны карыйлар, тәртипкә китереп торалар. Мәктә­бебезгә районның элекке хакимият башлыгы Ринат Шәрипов исеме бирелде. Тик бүгенге көндә авылда су үткәрү мәсьәләсе бераз борчый, анысын да якын арада хәл итәрләр дип ышынам.

— Ә шулай да туган йорт, таныш урам, балачак хатирәләре сагындырадыр?

— Авыл урамнары, балачак хатирәләре бер дә онытылмый. Шул балачак хатирәләрен саклаган авыл урамыннан бер кайтып урасам, яңадан тугандай булам. Бүгенге көндә өй бикле. Без гаиләдә өч бала үстек. Мин — иң кечесе, олы апам гаиләсе белән Илеш районында яши, Самат абыем гаиләсе белән Уфада төпләнде. Туганлык җепләрен өзми, тату гомер итәбез. Авылыбызга икетуган абыйларга кайтып йөрибез. Ә җәй көннәрендә кем генә кайтып керсә дә, туган йортның ишекләре һәрвакыт ачык. Авылдашлар белән бик җылы мөнәсәбәттәбез. Кайткан чакта барысы белән дә аралашып торам. Туган йортымда көтәр кешем булмаса да, мине авылдашларым көтеп ала. 

— Ничек уйлыйсыз, уңышка ирешү өчен нәрсә мөһим?

— Уңышка ирешү һәркемнең үзеннән тора, дияр идем. Иң беренче чиратта, тырышлык кирәк. Алдыңа максат куеп, туктап калмый, алга атларга, эшне яратырга кирәк. Хәзер күп халык эш юк, дип зарлана. Мин моның белән килешмим. Халык әйтмешли, ялкауның гел эше беткән була, ди. Бүгенге көндә эшлим, булдырам дигән кешегә эш тә бар, мөмкинлек тә күп. 

Кеше үз язмышын үзе яза, әлбәттә. Шулай да бәхетле булып туарга кирәк! Уңыш, фортуна зур роль уйный. Кайвакыт бер минутка гына соңга калу да синең барлык мөмкинлекләреңне, күпме көч түгеп корылган эшләреңне юкка чыгарырга мөмкин. Тормышта шундый кешеләр очрый — аларга барысы да җиңел генә бирелә. Ә кем­гәдер тир түгәргә туры килә. Шуңа кү­рә барлык башлангычлар да фә­рештәләрнең “Амин!” дигән вакытына туры килсен!

— Сезнең тамашачыларга әйтер сүзләрегез бардыр.

— Театр сөюче тамашачыларыбызны үзебезнең спектакльләребезгә чакырам. Барлык әйтер сүзләребез — сәхнәдәге эшләребездә. Телевизор экранындагы киноларны театрдагы җанлы аралашуга тиңләп булмый. Сөйләп бетерә алмаслык кичерешләр бүләк итә бит ул театр сәнгате — тамашачыларга да, артистларга да! Гомумән, сәнгатьне яратырга кирәк. Ансыз без Кеше дигән горур исемне югалтырга да бик мөмкинбез. 

Әңгәмәне Гөлназ Чанышева һәм Гөлнур Усманова әзерләделәр.

Источник - http://kiziltan.ru/



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
20.04. 2024: Отгулмы, акчамы?
─ “Ялларда, яки эшләми торган бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә түләү каралган, яки ...
20.04. 2024: "Улым"ның улы туган
Күптән түгел яугир кыска вакытлы ялга кайтып, улын күргән. "Мин әти булдым, улым туды! Кызганычка ...
20.04. 2024: Фәтхулла абый канәгатьме?
Элек бер суд аңа 30 миллион сум түләргә дигән карар чыгарган иде, икенчесе аны 2 миллионга ...
20.04. 2024: Тузганак җыеп калыйк!
Тузганак тамыры күп авыруларга дәва. Чөнки анда үт кудыргыч, бавырны, бөерне сәламәтләндерүче, кан ...
19.04. 2024: Радий Хәбиров: "Камиллек - максат, без шуңа омтылып эшлибез"
Анда муниципалитетларның, федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнарының 700гә якын вәкиле ...
19.04. 2024: Сиксән сарык янып үлгән
80 сарык, 8 бозау һәм 50 тавык һәлак булган. Тагын 20 сарыкны хуҗа янган бинадан чыгара алган. 54 ...