Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Әлли-бәлли бәбкәсе...06.04.2017 | Новости
Туймазыда бишек җырлары районара конкурсы үтте.

Яшь ананың бәгырь җимеше сабыен олы дөнья белән таныштыручы моң, нарасыйның беренче ишеткән сүзләре, кичергән хис-тойгылары ул – бишек җыры. Бишек җыры белән телебез ачыла. Шуңа да яшь буынны тәрбия­ләүдә, милләтебезнең киләчәген билгеләүдә аның әһәмияте зур. Туймазыда үткән районара бишек җырларын башкаручылар бәйгесен оештыручылар нәкъ менә шуны аңлап эш итә. Алар – район хакимиятенең мәдәният бүлеге, авылара клуб системасы, шәһәрдә күптән түгел ачылган “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге, аның каршында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, “Бөтенрусия татар авыллары” ассоциациясе.


Төмәнәк авылы мәдә­ният йортына Туймазы, Шаран, Бәләбәй районнарыннан утызга якын катнашучы килгән иде. “Ак калфак” республика хатын-кызлар оешмасы рәисе Люция Вафина җитәкче­ле­гендәге жюрида Баш­кортстанның һәм Татар­станның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Баш­корт­станның атказанган, Татарстанның халык артисты Марат Шәрипов, Баш­кортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Та-тар­станның атказанган артисты Фәнир Галимов, Баш­кортстанның атказанган артисты Римма Ключарева, Башкортстанның атказанган мәдәният хез­мәткәре Булат Махиянов, баянда уйнап җырлаучы Гөлсем Фархшатова эш­ләде.
Сәхнәдә – борынгы авыл өе, түрдә, әлбәттә инде, бәллү. Бишек җырын бала тирбәтмичә башкару мөмкин дә түгел, шуңа күрә күпләрнең чыгышы театрлаштырылган тамашага әверелде.
— Конкурста олы яшь­тәге апалар зур урынны алып тора. Алар борынгы җырларны хәтерли, күңе­лендә саклый, яшь­ләргә җиткерә. Бәйге үзәгендә булган бу ханымнарга зур рәхмәт. Кон­кур­сның максаты – яшь аналарны бишек җырына тарту. Ни кызганыч, алар әлегә бик күп булмады. Әмма бүген бәйгедә катнашкан ак әби­ләр алдагысына үзләренең килен­нәрен, кызларын, оныкларын алып килер дип өмет итеп калабыз, — диде Марат Шәрипов.
Башкаручылар төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде. Нәзимә Садыйкова белән Рәүфә Дәүләтова – өченче, Регина Төхвәтшина белән Гөлназ Мостафина – икенче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Беренче урынны Шаран районыннан “Сөмбел” ансамбле һәм үзе иҗат иткән бишек җыры белән Туймазы районының Кандра авылыннан Гөлназ Белголова яулады. Бәйге­челәрнең һәркайсына иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Конкурсны оештыруда Төмәнәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Зарипова, сәнгать җитәк­чесе Зөлфирә Хәкимова зур көч салган.

Источник - http://kiziltan.ru/



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
29.03. 2024: Өй ашлары егетләргә көч бирсен!
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү уңаеннан оештырылган  патриотик акциягә ...
29.03. 2024: Нинди комиссия икән бу?
– Әгәр килешүдә сезнең хезмәт хакы 25000 сум күләмендә билгеләнгән булса, завод салым агенты ...
29.03. 2024: "Төн буе гырлап чыга. Нишлим?"
"Ирем бик нык гырлый, төне буе бер кешегә тынгы юк, ярты еллап элек әле төрткәләсәң, сул ягына ятса ...
29.03. 2024: Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юлында
Алты ай дәвамында предприятиедә Башкортстанның төбәк компетенцияләр үзәге (РЦК) экспертлары ...
29.03. 2024: Ташкынга әзерлек тикшерелде
Премьер-министр урынбасары билгеләп үткәнчә, 25 мартта Башгидрометның булачак су басуга төгәлләнгән ...
29.03. 2024: "12 ел элек аерылган хатынымны очраттым"
"Бу хәл ике ел элек булды. Мин башка шәһәрдә командировкада идем. Кайтасы көнне автобуска билет ...