Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Марат Шәрипов туган көнен театрда билгеләде30.03.2017 | Новости
26 мартта Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында солист Марат Шәриповның бенефис спектакле узды. (Бу көнне аңа 55 яшь тулды.) Икенче бүлектә Сергей Рәхманиновның бер актлы “Алеко” операсы яңгырады. Төп партияне юбиляр башкарды. Дирижеры Фәрит Идрисов булды.

Юбилейга Марат Шәрипов зур иҗади багаж белән килгән. Ул Татарстанның — халык, Башкортстанның атказанган артисты, халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан дәүләт университеты доценты, “Рамазан” төрки милли-мәгариф үзәге җитәкчесе... Бу да әле тулы исемлек түгел! Яңа гына ул Татарстанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе иясе булды.

Марат Сабит улы - 2001 елдан Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты. Бүген аның репертуарында уннан артык партия исәпләнә. Камера музыкасын да үз итә. Классик романслар, халык җырларын, башкорт һәм татар композиторлары иҗат иткән җырларны башкара. Шулай ук, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры постановкаларында да катнаша.

Марат Шәрипов — максималист. Филологиядә дә, музыкада да, җәмәгатьчелек эшләрендә дә ул җиренә җиткереп эшләргә күнеккән. Сан артыннан түгел, сыйфат артыннан куа. Яңа проектлар һәм хыяллар белән яши. Аны без дә күркәм гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!

Источник: http://kiziltan.ru/kultura/5311-marat-shripov-tugan-knen-bilgelde.html



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
25.04. 2024: Иртәгә кунак чакырмагыз!
Иртәгә аеруча хатын-кызларга уңыш елмаерга мөмкин икән. Моның өчен гүзәл затларга иртәгә ачык ...
25.04. 2024: Яңа исемле яңа урамнар булачак
Уфаның дүрт яңа урамы исемнәрендә Башкортстанның күренекле шәхесләренең исемнәре мәңгеләштерелә. ...
25.04. 2024: "Кара йөзләр" - Будапештта
22 апрельдә Венгрия милли театрының төп сәхнәсендә башкорт театры артистлары Айрат Абушахманов ...
25.04. 2024: "Ситса туй" нинди була?
Әлеге коллектив Башкортстан тамашачысына Илгиз Зәйниевның "Ситса туй" спектаклен күрсәтәчәк. ...
25.04. 2024: Күл гаип булган
Ул җир астына киткән. Бу хакта Шүлгәнташ мәгарәсе тарихи-мәдәни музей-тыюлыгының социаль ...
25.04. 2024: Коръән укыганнан соң ничек дога кыларга?
Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә ...