Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Тукай – безнең күңелләрдә01.04.2017 | Новости
 
Бөек шагыйребез әсәрләрен сәнгатьле уку белән генә чикләнмәде укучылар: сәхнәдә де­корацияләр алышынып кына торды, Тукай әкиятләрендәге Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Күбәләк, Кояш, Кәҗә, Сарык, Бүре һәм башка персонажлар, “җанланып”, тамашачы алдына чыкты.

“Тукай сүзе төрле телләрдә” номина­ция­сендә шагыйрьнең иҗат җимешләре татар, урыс, башкорт, инглиз тел­ләрендә яңгырады. Бәй­гедә Иске Баеш, Мәскәү, Суккул, Күккуян, Иванай урта мәктәпләре укучылары чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче исемен Иске Баеш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Диана Фазлыева яулады. Аның башкаруында “Шүрәле” әкиятен зал тын да алмый әсәрләнеп тыңлады. Икенче урын, шулай ук, Иске Баеш мәктәбендә: 9нчы сыйныф укучысы Айгизә Фазылова “Су анасы” әсәрен башкорт телендә соклангыч итеп башкарды. Өченче урынны “И, каләм!” әсәре белән Маядык урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Урал Каһар­манов алды.

Иҗади төркем булып чыгыш ясаучылар арасында жюри әгъзалары беренче урынга лаек булырлык чыгыш юк дип билгеләде. Ә менә икенче һәм өченче урыннарны Мәскәү авылы урта мәктәбе укучылары алды.

Тиздән бәйге җиңүчесе Диана Фазлыева район данын республика күлә­мендә яклаячак. Аңа уңышлар телик!

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА
Дүртөйле районы
Источник: http://kiziltan.ru/iskra/5319-tukay-bezne-kellrd.html



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
19.04. 2024: Башкортстан - спорт төбәге
Мәгълүм булуынча, Башкортстанда спортка зур игътибар бирелә. Исегездә булса, 2019 елда Башкортстан ...
19.04. 2024: "Милли кием - минем мирасым"
Уфаның Совет мәйданында музыкаль кичәләр сезоны ачыла. Һәр җомга һәм якшәмбе, 19 апрельдән башлап, ...
19.04. 2024: “Бианама агу бир!..”
Бианасының агулы сүзләренә, һәрвакыт канәгать булмавына чыдар хәле калмагач, им-томчыга барырга ...
19.04. 2024: Алмамы, әллә бананмы?
Диетолог Марина Степаненко, барлык җиләк-җимешләр дә гәүдә авырлыгын киметүдә бертигез файдалы ...
19.04. 2024: "Кызыл таң" өмәдә катнаша! Ә сез?
Өмәләр - борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезнең берсе. Бүген дә аның гамәлдән чыкмавы куанычлы. ...
19.04. 2024: Талпаннан сак булыгыз!
Башкортстан территориясе талпан вирусы энцефалиты белән авыручылар саны буенча эндемик булып тора, ...