«Тукай моңнары» Республика конкурс-фестиваленең җиӊүчеләре билгеләнде.27.04.2021 | Новости
26 апрель көнне Уфа «Нур» татар дәүләт театрының зур залында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан тугызынчы ел рәттән оештырылып килгән «Тукай моңнары» Республика конкурс-фестиваленең җиӊүчеләре билгеләнде. Театр бинасы иртәдән башлап Тукай геройлары белән яшәде, укучылар ялкынланып-ялкынланып Тукай сүзен, Тукай хисләрен җиткерергә тырыштылар. Башкортстанныӊ һәм Татарстанныӊ атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов җитәкчелегендәге жюри өч төркемгә бүленеп укучылар чыгышын карады. Беренче турга килгән 800 якын видеоязмадан 70 конкурсант икенче турга үтте һәм алар театр сәхнәсендә үзләренеӊ сүзгә осталыгын күрсәтте. Җиӊүчеләрне котлау тантанасына Тукай геройлары – Су анасы белән Шүрәле дә килгән иде. Укучыларныӊ чыгышлары белән бергә “Нур” татар дәүләт театры артистлары катнашлыгында “Яздан аерып булмый Тукайны” дип исемләнгән җырлы-моңлы тамаша күрсәтелде.
Шулай ук театр каршындагы мәйданда шигърият бәйрәме узды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшевага Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален тапшырды. Тантана ахырында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды.