Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Беренчелек — Башкортстан укытучысында!03.04.2017 | Новости
 
“Туган тел” Бөтенрусия конкурсында Гөлшат Мансурова абсолют җиңү яулады.

22-24 мартта Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының осталык дәресе — “Туган тел” Бөтенрусия конкурсы узды. Бәйгедә безнең республикадан “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы җиңүчесе, Стәрлетамак шәһәренең 31нче мәктәбе укытучысы Гөлшат Мансурова катнашты.


Шунысы куанычлы, Гөлшат Нурулла кызы Русиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар арасында 1нче урын яулады.

— Бу бәйгедән искиткеч тәэссоратлар белән кайттым. Республикабыз укытучылары исеменнән чыгыш ясап, сынатмавым өчен зур шатлык кичерәм. Конкурсның бер этабында осталык дәресләре күрсәтсәк, икенчесендә милли киемнәрдә “Су юлы” дигән театрлаштырылган тамашада чыгыш ясадык. Халкыбызның иң матур йоласын теләкләр әйтү, җыр-бию белән бизәү бәйгене аеруча җанландырды, күпләрнең күңеленә хуш килде, — ди Гөлшат Мансурова.

Әлеге конкурста Татарстаннан 88 туган тел укытучысы (урыс, мари, мордва, удмурт, чуваш телләре һәм иврит теле), Русиянең 9 төбәгеннән 16 татар теле һәм әдәбияты укытучысы көчен сынап карады. Казанда үткән турда илнең төрле төбәкләреннән — 14, Татарстаннан 56 педагог сайлап алынган.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәрәҗәсен күтәрү, һөнәри осталык һәм педагогик тәҗрибә белән уртаклашу һәм, шулай ук, туган телне һәм әдәбиятны үстерү өчен шартлар тудыру — конкурсның максаты булып тора. 

Әлеге мөһим бәйгедә якташыбыз республика данын лаеклы яклады. Гөлшат Нурулла кызын җиңүе белән котлыйбыз, туган телебезне саклауга, үстерүгә зур тырышлык салучы талантлы педагогка киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телибез!

Источник: http://kiziltan.ru/obraz/5343-berenchelek-bashkortstan-ukytuchysynda.html



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
25.04. 2024: Стратегик сессия узды
Чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей ...
25.04. 2024: Уфа бәйрәменә әзерләнә!
Чарада катнашучыларда зур кызыксынуны 1728 елда Уфа ныгытмасын төзү, шәһәр планын проектлау, ...
25.04. 2024: Башкортча диктант яз!
БСТ каналында туры трансляция 27 апрельдә 11:00 сәгатьтә планлаштырыла. Халыкара белем бирү ...
25.04. 2024: "Нур"га килегез! Күрегез!
27 апрельдә “Нур” театрының балалар студиясе татар төркеме отчет чыгышына чакыра. Программада: ...
25.04. 2024: Айнык авыллар - тормыш таләбе
2023-24 елларда «Аек авыл» республика конкурсының 12 җиңүчесе агымдагы елның 16 апрелендә узган ...
25.04. 2024: "Аек авыл" конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елда Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән тергезелде. ...