Милли ризык осталары22.12.2020 | Новости
Уфа шәһәренең мәгариф идарәлеге игълан иткән «Башкортстан халыкларының милли ризыклары" конкурсында 2 нче татар якшәмбе мәктәбе укучылары да бик теләп катнашты. Зур осталык таләп иткән бәйгедә укучылар әниләре белән бергә татар халык ашларын пешерү серләре белән бүлеште. Илсияр Хисамиева әнисе Лилия Вәкил кызы белән өчпочмак пешерсә, Эвелина Мерзлякова әнисе Рида Ирек кызы белән кыстыбый пешерделәр.
Мәктәбебезнең иң яшь укытучысы Фәридә Салават кызы Хәйртдинова сеңелләре Камилә, Кәринә, Сафия белән татар халкының иң зур милли сыен - бәлеш пешерү серләре белән бүлештеләр.
Видеоязмаларны Инстаграм, ВКонтакте челтәрләренә #миллиашлар хештегы билгесе белән таба аласыз.
Эльвира Камалова