Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Уфада татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үтте12.01.2020 | Новости
9-10 гыйнвар көнне Уфаныӊ Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать интернат-гимназиясендә туган телләр һәм әдәбиятлар буенча, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үткәрелде.

Татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгедә 8-11 сыйныф укучылары – 120 дән артык кыз һәм егет катнашты. Укучылар туган тел һәм әдәбиятны белүләрен викторина, инша, диалог эш төрләре аша күрсәттеләр. Катнашучылар арасында 43 укучы җиңүче һәм призер буларак тәбрикләнде.

Бәйгене йомгаклау тантанасыда татар, чуаш, мари һәм удмурт укучылары, укытучылар, мәктәбле кунаклар һәм бәяләмә төркеме катнашты. Укучыларны котлау тантанасын Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Булат Зиннуров ачты.
Җиӊүчеләрне Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева да котлады. Ул олимпиадада призлы урыннар алучы укучыларны мохтарият исеменнән һәм Татарстанныӊ Башкортстандагы вәкиллеге исеменнән дә бүләкләр тапшырды.

Чарада шулай ук Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Әлфия Әхәтова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков та катнашты һәм укучыларга, укытучыларга кыйммәтле, истәлекле бүләкләр тапшырды. Кунаклар Республикакүләм олимпиадада җиӊүчеләрне Казанда 7-10 февральдә үтәчәк төбәкара олимпиадага чакырдылар.

Бәйгедә катнашучы барлык укучыларга да туган телне, мәдәниятне өйрәнүләрен дәвам итүләрен телибез, ә җиӊүчеләрне тагын бер тапкыр котлыйбыз!!!



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
24.04. 2024: Хезмәт урыны авыруларга китермәсен!
  Чара 28 апрельдә үтүче Бөтендөнья хезмәтне саклау көне хөрмәтенә оештырыла. Бүгенге көндә ...
24.04. 2024: Намаз укуны нәрсәдән башларга?
Намаз гыйбадәтен башкарып, кулларын догага күтәргән, Аллаһыга мөрәҗәгать иткән кеше бу мизгелләрнең ...
24.04. 2024: Киләчәгебез алар кулында!
Халыкара яшьләр бердәмлеге көне ел саен 24 апрельдә билгеләп үтелә. Әлеге көнне Бөтендөнья ...
24.04. 2024: Иртәгә сөйгәнегез ихатасына утлы күмер ташлагыз!
Иртәгә мичтән утлы күмер алып, сөйгән кешегезнең йорт алдына ташласагыз, ул сезне утлы күмердәй ...
24.04. 2024: "Филүс ояла. Бу - әйбәт..."
"Тормышта мин - шат күңелле кеше. Әңгәмәдәшемне көлдереп, күңелен күтәрәм икән, үземә рәхәт. Әмма ...
24.04. 2024: Җыйдым гөмбә, җыйдым гөмбә, гөмбәдән кайтып киләм
Гөмбә яратучы кеше аны ел әйләнәсенә җыя. Яз җыя торганы аеруча тансык. Әзерли белсәң, тәмле дә! ...