Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре!09.05.2018 | Новости
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!

Җитмеш елдан артык халкыбыз 9 май бәйрәмен Бөек Ватан сугышы елларында бабаларыбыз күрсәткән батырлык һәм фидакарь хезмәт белән горурлану, сугыш кырларыннан кайтмый калганнарны искә алу, киләчәк көннәребезгә тынычлык теләү хисләре белән каршы ала.

Сугыш кырларында ятып калган батырларны искә алу, безнеӊ якты киләчәгебез өчен көрәшкән сугышчыларны данлау, җиӊүгә үзләреннән зур өлеш кертеп тылда хезмәт салучыларны, сугыштан соӊгы авыр елларда илне күтәрүчеләрне хөрмәтләү бәйрәме ул!
9 май – хәтер көне. Халык күӊелендә сакланган хәтерне оныкларыбызга җиткерү безнең изге бурычыбыз. Илебездә тынычлык өчен көрәшкән һәрбер сугышчы, ветеран алдында баш иябез. 

Сугышлар беркайчан да кабатланмасын, кан-яшь түгелмәсен иде, сугыш сүзе тарих битләрендә генә калсын иде.

Бәйрәм белән сезне, кадерле ветераннар, тыл хезмәткәрләре! Сезгә имин көннәр, сәламәтлек, җир йөзендә тынычлык булуын телибез!



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
25.04. 2024: Ике ир мәете һәм эт үләксәсе табылган
Русия Тикшерү комитетының Иглин районара тикшерү бүлеге Веселый авылында 53 һәм 55 яшьлек ике ирнең ...
25.04. 2024: Уфа шәһәренә кем гимн язар?
Конкурсның приз фонды 100 мең сум тәшкил итә. Конкурс патриотизм тойгысы, Уфаның мәдәни һәм тарихи ...
25.04. 2024: Бакчада авыр эш эшләмәгез!
Кешеләрне бүген һәм иртәгә Җирне каплаячак тагын бер көчле магнит давылы көтә. Ул бик көчле булачак ...
25.04. 2024: Майда кемнәргә акча явачак?
Ай чагыштырмача тыныч булырга тиеш — ретроград Меркурий, ниһаять, кешеләргә тәэсир итүдән туктады, ...
25.04. 2024: Иртәгә кунак чакырмагыз!
Иртәгә аеруча хатын-кызларга уңыш елмаерга мөмкин икән. Моның өчен гүзәл затларга иртәгә ачык ...
25.04. 2024: Яңа исемле яңа урамнар булачак
Уфаның дүрт яңа урамы исемнәрендә Башкортстанның күренекле шәхесләренең исемнәре мәңгеләштерелә. ...