Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Игезәкләр – бизәкләр15.03.2018 | Новости

Шушы көннәрдә Чакмагыш үзәк биләмә-ара китапханәсендә гаилә елына багышланган “Игезәкләр – бизәкләр” дигән зур матур бәйрәм үтте. Бәйрәмгә кече яшьтән алып олы яшькә берсеннән-берсе, матур, күркәм игезәкләр җыелды.


Бәйрәмдә катнашучыларны Чакмагыш үзәк биләмэ-ара китапханәсе һәм Чакмагыш район хатын-кызлар советы җитәкчесе Эльвира Әхат кызы тәбрикләү сүзләре белән ачты һәм кунакларны котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.


Республикабызда татар телендә чыгып килүче «Өмет» яшьләр гәзите редакциясе 2017 «Игезәкләр – бизәкләр» дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән иде. Чакмагыш  районында яшәүче игезәкләр дә бу чарадан читтә калмады, үзләренең фотосурәтләрен җибәреп “Өмет” гәзитенең җиңүчеләре булды. «Өмет» газетасы журналисты, якташыбыз Алсу Хәләф кызы Төхвәтуллина җиңүчеләрне кайнар котлады. Чакмагыш авылыннан Лениза һәм Луиза Шәеховалар, Динислам һәм Нурислам Гыйлемхановлар, Вадим һәм Радмир Мирсаяповлар, Дарина һәм Альберт Федоровлар, Ташкалмаш авылыннан Динара һәм Дилара Набиулинналар, Югары Аташ авылыннан Альберт һәм Альфред Ташбулатовлара бүләкләр тапшырылды.


Иң беренче булып бәләкәч игезәкләребез: Рамазан һәм Кәрим Хөсәеновлар, Линиза һәм Луиза Шаеховлар, Артур һәм Артем Гарифулиннар, Дарина һәм Альберт Федоровлар, Динар һәм Линар Хәкимовлар, Арина һәм Алина Суховалар, Ильнар һәм Ильназ Хафизовлар,  Вадим һәм Радмир Мирсәяповлар, Диана һәм Лиана Гәрәевалар, Айсылу һәм Алсу Насибуллиналар түрнең күрке булдылар. Алар сорауларга җавап бирделәр, төрле уеннар уйнадылар. Матур шигырьләрен дә сөйләп ишеттерделәр.  Үсмер игезәкләр Алмаз һәм Азалия Салимовалар гитарада бик матур итеп көйләр уйнап нәни игезәкләребезне хәйран калдырдылар.


Бәйрәмне дәвам итеп мәктәптә укучы, студент  игезәкләр: Чакмагыштан Азалия һәм Алмаз Салимовлар, Лида һәм Лира Бакировалар, Ташкалмаш авылыннан Динара һәм Дилара Набиуллиналар, Сыйрышбаш авылыннан Данис белән Денис Гаскаровлар да түрдән урын алдылар. Үзләре белән таныштырдылар, уеннар уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр. Чакмагыш лицеенда укыган Гайсаров Ильяс үзенең матур тавышы һәм шаян җыры белән тамашачыларны хәйран калдырды.


Түргә олырак яшьтәге игезәкләр чыкты.  Икесе дә бер төрле һөнәр сайлаган, гомерләрен кешеләр саулыгын кайгыртуга багышлаган, мөләем йөзле, бер берсенә ике тамчы су кебек охшаш  Чакмагыштан Ризидә һәм Ризилә Тимерҗановалар матур итеп гаилә корганнар, хәтта берсе игезәк балалар үстереп олы юлга чыгарган. Төрле эш тармакларында үзләренең урыннарын тапкан, җырга-моңга мәхәббәтле, Рапаттан Лена һәм Лида Батыровалар, Чакмагыштан Айсылу һәм Айгөл Такиянузовалар, Рәҗәптән Альбина һәм Алина Нургалиевалар үзләренең җырларын бүләк итеп бәйрәмне тагын да ямьләделәр.


Китап күргәзмәсендә Аблай авылыннан биология укытучысы Габдуллина Нафига апаның авылындагы 1970-1980 елда туган игезәкләренә багышлап эшләнгән альбомы да урын алды. Шулай ук бу авылдан 9 класс укучысы Мухаметьярова Алинаның “Игезәкләр ошаганмы, юкмы” дигән эзләнү эше дә куелган иде.


Бәйрәмне игезәкләр Айсылу һәм Айгөл Такианузовалар һәм аларның апалары китапханәче Ләйсән Ахмадеева башкарган “Кадерлеләребез” җыры әти-әниләребезгә рәхмәт хисе булып яңгырады. Район китапханәчеләре әзерләген тәм-томлы табын артында сөйләшеп, тагында якыннанрак танышырга мәмкинлек бирде.


Бу матур күркәм чарада кунакларыбыз район магариф бүлеге җитәкчесе М. Я. Набиева, “ Кызыл таң” гәзитенең Чакмагыш, Илеш, Бакалы районнары буенча үз хәбәрчесе В. З. Мәҗитовалар да катнашты. Алар бәйрәмгә матур теләкләрен җиткереп олы бәһа бирделәр.


Кичәне эчтәлекле, матур сцеринарий төзеп китапханәче И. Агадуллина алып барды. Бәләкәчләр һәм олы игезәкләребезне күркәм итеп А. Гәрәева һәм Г. Саяповалар да күрсәтте.


Музыкаль аппаратура белән тәэмин иткән район мәдәният йорты директоры И.Халиков, музыкаль яктан бизәгән Р.Бадретдинов, У.Гатаулиннар зур ярдәм күрсәтеп бәйрәмгә ямь өстәделәр.


 Алсу Гареева, китапханәче



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
23.04. 2024: Радий Хәбиров Русия-Әмирлек эшлекле советы рәисе белән очрашты
Сергей Горьков билгеләп үткәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - ул Көнчыгыш һәм Көнбатышны ...
23.04. 2024: Башкортстан аграрийлары делегациясе Бакуда эшли
Республиканың агросәнәгать комплексы вәкилләре анда халыкара һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү ...
23.04. 2024: Сәгатьләр бәхет, акча, уңыш китерә ала!
  Шуңа өйгә сәгать сайлаганда игътибарлы булырга кирәк. Кайбер сәгатьләр өйгә акча килүен ...
23.04. 2024: Яшь кычытканнан — файдалы салат!
Безгә берәр бәйләм яшь кычыткан, яшел суган һәм петрушка, ике пешкән йомырка, ике кашык каймак һәм ...
23.04. 2024: Бай һәм бәхетле буласыгыз килсә...
Өйдә юылмаган савыт-саба тотмагыз — ызгыш-талашка. Ашаганнан соң савыт-саба озак юылмаса, өй иясе ...
23.04. 2024: Тирес белән дөрес файдалана беләсеңме?
Русия Президенты Владимир Путин эпидемиягә китергән терлекчелек продуктлары белән эш итү таләпләрен ...