Халыкара хатын-кызлар көне белән!06.03.2018 | Новости
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне 8нче март – Халыкара хатын-кызлар көне, язның иң якты бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Сез –гүзәл затларыбыз, һәр даирәдә авыр мәсьәләләрне хәл итүдә ышанычлы терәк булып каласыз. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Һәрвакытта да көләч йөзле, чибәр, ягымлы булып, дөньяны бизәп торуыгызны дәвам итегез. Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Һәрвакыт матур, сөйкемле булыгыз, сөеп-сөелеп яшәгез!